Добавить новость


World News
Ria.city


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Декабрь
2014

Новости за 22.12.2014

«Заман сулышы» 

Ризаэддин Фәхреддин китабы нәшер ителде

“Хузур” нәшрият йорты “Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм)” китабын нәшер итте. Китап өч өлештән тора: әсәрнең иске татар имлясындагы нөсхәсе, хәзерге татар теленә күчермәче һәм русчага тәрҗемәсе, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты.

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

"Татнефть" - абсолют җиңүче

 Бүген “Корстон” сәүдә, күңел ачу комплексында “Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” республикакүләм конкурсында катнашып җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә Якты Күл авылы мәктәбендә “түгәрәк өстәл” утырышы узды

Зәй мәгариф идарәсе 2009-2015 елларга кабул ителгән “Гражданин шәхесен формалаштыру” муниципаль программасы үтәлешен тикшерү максатында, мәктәпләргә чыгып, “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләрне дәвам итә. Чираттагы шундый кызыклы очрашу Якты Күл авылы мәктәбендә узды. Анда укучыларның “Кладовая природы” мәктәп проекты буенча файдалы җимешләр, дару үләннәре турында өйрәнеп, аларны үз бакчаларында үстерүләре югары бәяләнде. Шулай ук балаларның балчыктан ясалган тәлинкәләргә рәсемнәр төшерү буенча мастер-класслар күрсәтүе... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәй полиция хезмәткәрләре балаларны куандырырга җыена

Бүгеннән Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре “Полиция Кыш бабае» республика хәйрия акциясенә кушылды. Хәзерге вакытта Зәй полицийскийлары районның аз керемле һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел күчтәнәчләре алу, йомшак уенчыклар юнәлтү мәшәкатьләре белән мәшгуль. Быел без 50ләп балага өйләренә барып полиция Кыш бабае бүләкләрен тапшырырга исәплибез, ди балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе башлыгы Павел Минеев.

«Заман сулышы» 

Лениногорскида ял көннәренә көн суыта

Якын көннәрдә һава температурасының кинәт түбән төшү күзәтеләчәк. Татарстан синоптиклары шулай дип белдерә. Атнаның беренче көне җылы һава температурасы, юеш кар белән башланып китсә дә, сишәмбегә каршы төндә сизелерлек суытачак. Төнлә -7, иртәгә көндез -3 градус булачак. Атна азагына кадәр һава температурасының -18 градуска кадәр төшүе көтелә.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә яңа ел тамашалары башланды инде

Сарсаз-Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре узган ялларда Яңа ел тамашаларын башлады. Алар олуг шагыйрь Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштереп, Яңа ел тамашасы күрсәтте. Иртәгә исә Якты Күл мәдәният йортында шундый тамаша оештырылачак.

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәттән күп балалы гаилә ярдәмгә мохтаҗ

7 декабрь көнне янгын чыгып, күп балалы Әһлиуллиннар гаиләсе урамда кала. Бүгенге көндә аларны бер танышлары язга кадәр үзенә сыйдырган. Ел ярым элек кенә җиткерелгән өр-яңа йортны янгыннан соң яшәрлек хәлгә китерү өчен гаиләгә ярдәм кирәк.

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

2014 ел ахырына районда яшәүчеләр саны 20 меңнән артып китте

2014 ел ахырына районда яшәүчеләр саны 20 меңнән артып китте.

Райондагы һәр авыл җирлегендә диярлек халык саны узган елгыдын арткан. Бары  Кошки һәм Чуаш Кичүе җирлекләрендә генә кеше саны кимегән. Ә Түбән Әлкидә әлеге күрсәткеч узган елгы дәрәҗәдә калган.

Халык саны нигездә яңа туган балалар, башка төбәкләрдән кайтып урнашкан кешеләр хисабына арткан. Исәп эшенең җайга салынуы да нәтиҗә биргән. Районда 20 мең халык яшәгәндә, әйтик, эчке эшләр бүлеге, хәрби комиссариат кебек службаларның кыскартылу куркынычы юк. Читать дальше...

Do Rzeczy 

Husaria – nasza duma

Nie udało nam się ostatnie 300 lat naszej historii. Straciliśmy większość terytorium państwowego, odebrano nam niepodległość na w sumie blisko 200 lat, miliony obywateli Rzeczypospolitej zostało zamordowanych przez naszych...




«Зәй офыклары» 

Узган атна: вакыйгалар

15-21 декабрьдә шәһәр-районда 27 юл-транспорт  һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, тән җәрәхәте алучы, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Шушы чорда транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен - 5, штрафын вакытында түләмәгән өчен 17 машина йөртүче тоткарланган.

«Зәй офыклары» 

Инспекторны укучылар көтеп ала

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе соңгы елларда мәктәп укучылары арасында сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында аңлату эшләре алып бара. Кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе  инспекторы Валентин Атласов Зәй шәһәре мәктәпләре, оешма-предприятиеләрендә булып, бозда, шул исәптән сулыкларда  сак булу кирәклеге турында кисәтеп чыкты инде, хәзер ул район мәктәпләрендә аңлату эше үткәрелә. Инспектор бу көннәрдә... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә “Авылга - культпоход” программасы күркәм традиция булып дәвам итә

“Авылга культпоход” хәрәкәте кысаларында Мирный бистәсе мәдәният йорты үзешчәннәреИске Зәй клубында “Кече Ватан елына багышланган концерт программасы күрсәтте. “Вдохновение”, “Конфетти”  хореография төркемнәре, “Премиум” вокал-инструменталь ансамбле, “Ивушка” фольклор ансамбле, аерым җырчылар чыгышлары тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде.

«Авыл офыклары» 

Көчле, дәртле, бай чагыңда

Барысына син кирәк.
Ни теләсәң дус - куштаннар
Китерә генә көрәп.

Хәлсезлектән караганда
Зур тормышның ярына,
Бар да ыргытыр үзеңне
Ялгызлык кочагына...

Тилмерсәңдә. ялварсаңда
Син бердә харап түгел....
Кичә - дус, бүген - битараф,
Тик шуңа әрни күңел...

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Президент фатиха бирде

Узган шимбәдә Татарстан Президенты катнашында үткән видеокиңәшмә республика районнарындагы алышынган җитәкчеләр белән таныштырудан башланды.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

«Куркынычсыз Интернет» бәйгесе бара

«Ростелеком» ААҖ Идел буе Федераль округының бала хокуклары буенча уполномоченныйлар координацион советы ярдәме белән «Куркынычсыз Интернет» иҗади эшләр бәйгесе үткәрелүе турында хәбәр итә. Бәйгегә эшләр 2015 елның 30 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә яшь укытучылар “Педагогик дебют”та көч сынаша

Зәйдә яшь педагоглар арасында иң-иңнәрне ачыклау буенча “Педагогик дебют”  бәйгесе традицион төстә оештырыла. Бу көннәрдә мәгариф идарәсе белгечләре, мәктәпләргә чыгып, “Педагогик дебют - 2014”тә катнашырга теләк белдергән 13 яшь укытучының дәресләрен карый. Алар арасыннан дәрес бирү буенча югары балл җыючылар финалга сайлап алына. Бәйгегә 26 декабрьдә 4нче мәктәптә йомгак ясалачак.

«Заман сулышы» 

Лениногорскиның Мичурино авылы Яңа елга сыннар ясаган

Лениногорск районы Мичурино авылы халкы Яңа ел бәйрәменә әзерләнә.

Алар чыршы куеп, аны төрле төстәге гирлянда белән бизәгән һәм чыршы башына тирә-якка якты нур сибеп торучы йолдыз куйган, – дип хәбәр итә Мичурино авыл җирлеге сайты. 

Шулай ук, Яңа ел бәйрәменә Балалар бакчасына йөрүче балалар һәм тәрбиячеләр дә ныклап әзерләнгән. Алар матур итеп кардан төрле җәнлек сыннары ясаган. Бакча яны территориясенә чыршы бизәп куйган. 

EuropaLibera.org 

Aniversarea a 25 de ani de la revoluție în imagini Reuter

La 21 decembrie, la București, circa 200 de persoane au marcat răsturnarea violentă a regimului Ceaușescu, în urmă cu 25 de ani, între altele aprinzînd lumînări în memoria celor uciși în evenimentele din 1989 (Reuters)


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus