Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттән күп балалы гаилә ярдәмгә мохтаҗ

7 декабрь көнне янгын чыгып, күп балалы Әһлиуллиннар гаиләсе урамда кала. Бүгенге көндә аларны бер танышлары язга кадәр үзенә сыйдырган. Ел ярым элек кенә җиткерелгән өр-яңа йортны янгыннан соң яшәрлек хәлгә китерү өчен гаиләгә ярдәм кирәк.

Зилә белән Илшат Әһлиуллиннар гаиләсендә өч бала: олысы Айдарга 17, уртанчы бала Айназга 14, ә кечеләре Аделинага нибары 1 яшь. Янгын чыккан көнне гаилә Елховой авылында әти-әниләрендә кунакта була. Күршеләре төтенне күреп, янгын сүндерүчеләрне чакыра.

- Безгә шалтыратканда юлда идек, - дип сөйли Илшат. - Янгын сүндерүчеләр 30 минуттан килде, анда йорт янып беткән иде инде.

Үз куллары белән җиткергән зур агач йорттан ярты сәгать эчендә коры стеналар басып калган. Йортның түбәсе, идәне, җиһазлар, көнкүреш техникасы, хуҗаларның паспортлары, фотографияләре янган. Йортның документлары гына, бәхетләренә, бала подгузнигы астына яшерелгән җирдә исән калган.
- Электрүткәргечләрне үзебез үткәрдек. Алар сакланган. Ут веранда ягыннан чыккан булса кирәк, хәзергә кадәр янгынның сәбәбен аңлап булмый. – ди хуҗа.

Илшат үзе пешекче булып эшли, хатыны декрет ялына кадәр лицейда кухня эшчесе булган. Хәзер гаиләдә акча табучы бер Илшат кына.

- Көннәр җылыта башлау белән түбәгә, тәрәзә-түшәмгә тотынырга кирәк булыр. Калганы – соңыннан. Иң мөһиме – баш өстеңдә түбә булу, - ди Илшат. – Безгә кием-салым, әйберләр китерәләр инде. Рәхмәт, бәлабез белән ялгыз калдырмыйлар, ярдәм итәләр.

Әһлиуллиннар битараф булмаган кешеләрдән йортны торгызу өчен ярдәм күрсәтүләрен үтенәләр.


Акча күчерү өчен счет:
40817810762362063698/50
Элемтәгә керү өчен телефон:
8-965-611-34-04 Илшат
Адреслары: Әлмәт шәһәре, Красноармейская урамы, 26/2.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus