Чаму Лукашэнка раптам загаварыў пра прэзыдэнцкія выбары?
Каму адказваў беларускі кіраўнік, з кім ён вёў завочную палеміку? На гэтыя пытаньні адказвае кіраўнік аналітычных праектаў кампаніі БелаПАН Аляксандар Класкоўскі.
Каму адказваў беларускі кіраўнік, з кім ён вёў завочную палеміку? На гэтыя пытаньні адказвае кіраўнік аналітычных праектаў кампаніі БелаПАН Аляксандар Класкоўскі.
Җир пайлары өчен “КШ-Агро”дан дивиденд итеп бирелә торган бөртекне алмый калучылар бар.
Читать дальше...
Бүген Зәйдә республикада керәшен җырларын иң оста яшь башкаручыларның “Туым жондызы” – “Рожденственская звезда – 2015” конкурс-фестивале үтә. Анда Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга шәһәрләре, Сарман, Мөслим, Тукай районнарыннан яшь башкаручылар чыгыш ясый, 5 яшьтән 30 яшькә кадәрге җырчылар (яшьләренә карап өч төркемдә) осталыкларын күрсәтә. Фестивальне яшь үзешчәннәр ачып җибәрде.
Читать дальше...
Бу ялларда башкалабыз Казан үзенә көчле йөгерешчеләрне җыйды. Кызлар һәм яшүсмерләр арасында барган Татарстан чемпионатында 400 метр арага узышта Зәйдән Камилә Нуриәхмәтова III урынга лаек булды.
36 яшьлек хатын өйдәшеннән һәм танышыннан элеккеге сөяркәсен үтерүләрен сораган.
Читать дальше...
Кышкы каникуллар алдыннан Балык бистәсе эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары район мәктәпләрендә укучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.
Читать дальше...
Диплом белән кайтты
“Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республика конкурсының йомгаклау этабы тәмамланды.
Анда район агротехник уку йортыннан мөгаллим Николай Клементьев “Уңышка юл” номинациясендә катнашып, өченче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Фото редакция архивыннан.
Республиканың ел саен уздырыла торган “Эколидер” бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында, һәрвакыттагыча, әлмәтлеләр дә бар.
Читать дальше...
Бүген Әлмәттә Түбән Мактама бистәсеннән чыгу юлында автобус катнашында юл-транспорт вакыйгасы була. Әлмәт-Лениногорск маршруты буенча баручы йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә алты кеше зыян күрә. Автобуста барлыгы 13 кеше була, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы. Имгәнүчеләр медсанчастька китерелә.
Читать дальше...
Күптән түгел Гремячка авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Александр Тимофеевич Маркеловка 90 яшь тулды.
Читать дальше...
Дәүләт Думасы депутатлары телевидение һәм радиода Россиядә җитештерелгән шәраб рекламасын рөхсәт итүче закон проектын икенче укылышта кабул итте.
Читать дальше...
“Хузангай” хуҗалыгында терлекләр өчен тотып алынган тимер койманың бер өлешен сүтеп алып киткәннәр.
Читать дальше...
Әлмәттә наркотикларга бәйлелектән интегүчеләргә, СПИД эләктергәннәргә ярдәм белән шөгельләнүче Тимур Исламов исемендәге хәйрия фондының филиалы ачылырга тиеш.
Читать дальше...
Күптән түгел шәһәребезнең “Теннис Холл” үзәгендә теннис белән шөгыльләнүче балалар арасында “Яңа ел экспрессы” спорт бәйрәме узды.
Читать дальше...
Урмышлы авылы мәктәбе территориясенә Иске елны озатып Яңа елны каршы алырга Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятеннән Яңа ел кунаклары килеп куйган, дип хәбәр итә Урмышлы мәктәбе сайты.
Күптән түгел мәктәпләр арасында милли көрәш буенча ярыш үтте.
Анда район һәм шәһәрдәге 15 мәктәптән тугыз яшьтән алып 17 яшькәчә егетләр катнашты. Көрәш бик кызу барды, ди мәгариф идарәсе хезмәткәре Марс Хәсәнов. Бүген төрле үлчәү авырлыкларында беренче урын алганнарның исемнәрен бирәбез. Мәгариф идарәсе мондый ярышларны даими оештырып, егетләребез остарыр һәм республикакүләм үткәрелүче милли көрәш ярышларында безнекеләр дә үзләрен күрсәтә башлар, дигән өмет бар.2000–2005 елгылар... Читать дальше...
Россия Төбәкләр министрлыгы ярдәме белән халкы 100 меңнән артык булган, яшәр өчен уңайлы дип саналган шәһәрләр рейтингы төзелгән. Бу мәртәбәле исемлеккә 165 шәһәр кергән. Мәскәү – беренче, Санкт-Петербург – икенче, Казан өченче урында тора икән. Новосибирск белән Екатеринбург та яхшы шәһәрләр исемлегенә кергән. Ә менә Әлмәт 26нчы урынны биләгән. Прокопьевск шәһәре иң соңгы урында булып чыккан.
Читать дальше...
Россия Төбәкләр министрлыгы ярдәме белән, халкы 100 меңнән артык булган, яшәр өчен уңайлы дип саналган шәһәрләр рейтингы төзелде.
Читать дальше...
Мөнир Рахмаев диюгә, күз алдына эшләпәле җырчы килеп баса. Аны әлеге баш киемсез берәүнең дә күргәне юктыр, мөгаен.
Читать дальше...
Шәһәребезнең Үзәк мәйданында Яңа елга әзерле алып барыла.
Матур һәм биек чыршы утыртылды, Кыш бабай белән Кар кызы ясалды, алар янәшәсендә төрле сыннар тагын барлыкка киләчәк.
Балалар өчен шугалак та ясап куелды.
Бөгелмәдә Рузалин Бакиев призына кызлар һәм яшүсмерләр арасында чаңгы спорты буенча Татарстан беренчелеге узды. Беренчелектә Зәйдән Әдилә Шакирҗанова ике чакрым арага ирекле һәм классик стильдә уңышлы чыгыш ясады.
Яңа ел башыннан минималь хезмәт хакының күләме 411 сумга артып, 1 гыйнвардан 5965 сум тәшкил итәчәк.
Читать дальше...
2015 елның 25 гыйнварында районның һәр авыл җирлегендә үзара йөкләнгән салым кертү буенча җирле референдум узачак.
Читать дальше...
Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда балалар командалары арасында хоккей буенча Яңа ел алды турниры узды. Анда Зәй, Пенза, Әлмәт, Кукмара, Ижау, Баулы шәһәрләреннән балалар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй хоккейчылары – IV урында, Кирилл Ляпустин исә иң яхшы уенчы дип табылды.
Казанда "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек-2014" II Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге республика конкурсы Татарстанда икенче тапкыр уза. Кече һәм урта бизнес өчен республикадагы бердәнбер премия ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырыла. Шунысы игътибарга лаек, республиканың иң яхшы йөз эшмәкәре эксперт сораштыру ярдәмендә сайлап алына. Эксперт советына дүрт дистә бизнес, иҗтимагый оешма, хакимият һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре керә. Иң мөһим таләп исә Татарстанда эшмәкәрлек үсешенә саллы өлеш кертү. Читать дальше...