Зәйдән хоккейдан иң яхшы уенчы – Кирилл
Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда балалар командалары арасында хоккей буенча Яңа ел алды турниры узды. Анда Зәй, Пенза, Әлмәт, Кукмара, Ижау, Баулы шәһәрләреннән балалар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй хоккейчылары – IV урында, Кирилл Ляпустин исә иң яхшы уенчы дип табылды.