Ипигә бәяләр күтәрелмәсен өчен Татарстан региональ фондтан файдаланачак
Яңа елдан Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы 110 икмәк пешерү предприятиесенә региналь фондтан он җибәрә башлаячак.
Читать дальше...
Яңа елдан Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы 110 икмәк пешерү предприятиесенә региналь фондтан он җибәрә башлаячак.
Читать дальше...
Астрономнар фаразлавынча, иртәгә мәскәү сәгате белән 3 сәгать 3 минутта Кояш көньяк ярымшарга максималь якынаячак.
Читать дальше...
Бүген Татарстан мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы 7 меңнән артык укучы Республика Чыршы бәйрәмендә кунакта булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
Читать дальше...
Синоптиклар әйтүенчә, шулай ук юеш кар явуы көтелә, буран булуы да ихтимал.
Читать дальше...
Паспорт алган көннәре алар өчен истәлекле үтте.
Яшьләр үзәгендә оештырылган тантанага үсмерләр белән әти-әниләре дә килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова , миграция хезмәте бүлеге начальнигы Илдар Гобәев һәм башкалар изге теләкләрен җиткерделәр. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды.
Чыршы ачу тантанасына әкият геройлары да кунакка килгән иде.
Алар катнашында сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде. Әлмәтлеләргә һәм кунакларга, бигрәк тә балаларга Чыршы, боз таулары бик ошады. Бәйгеләрдә олылар да, балалар да теләп катнашты. Бәйрәм салют белән тәмамланды.
Банктан акчаны ул автомобиль алу өчен алган.
Әгерҗедә яшәүче 53 яшьлек ир-ат Ижау автосалоннарының берсендә ике автомобиль сайлаган һәм аларны кредитка оформить итәргә карар иткән. Ул банкта үзенең эш урыны һәм кереме турында ялган белешмәләр биргән. Кредит бирү турында ризалык алган ир-ат машиналарны кредитка оформить итә һәм аларны алып та китә. Машиналарны сатса да, ул кредит йөкләмәсен үтәргә ашыкмый. Шулай итеп, банкка 1 миллион 100 мең сумлык зыян ясый.
Республика дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматы буенча, ел башыннан Татарстанда легаль булмаган 75 мең литр аракы әйләнештән алынган. Бу эшне тагын да активлаштыру максатында, бу атнада районда легаль булмаган аракы белән сату итүчеләрне ачыклау буенча төрле ведомство вәкилләре катнашында өч мобиль төркем эшләде. Рейдлар барышында бер авылда пластмасс шешәләргә тутырылган спиртлы эчемлек табып алынган. Әлеге уңайдан тикшерү эше дәвам итә.
Читать дальше...
Зәй шәһәр прокуратурасы төзелеш эшләре барышында тиешле җир биләмәсеннән читкә чыккан ширкәт хуҗасын административ җаваплылыкка тарту турында эш кузгатты. Бу алга таба башка оешмаларга җир биләмәләре чиген төгәл билгеләп төзелеш эшләре башкару өчен да сабак булыр, ди прокуратура хезмәткәрләре. Чөнки җир буенча низаглар нәкъ менә җир участокның чикләре дөрес биләнмәгәнлектән килеп чыга.
Шәһәр һәм авылда яшәүче халыкның бер төркеме быел диспансерлаштыру, дип кайнады.
Читать дальше...
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ММЧ вәкилләре белән традицион Яңа ел алды очрашуында, финанс яктан катлаулы хәлгә карамастан, Татарстанда гамәлдә булган социаль программалар үтәлеп килүенә игътибарны юнәлтте, дип хәбәр итә "Татар - информ" сайты.
Читать дальше...
Бу турыда фән һәм мәгариф министрлыгы сайты хәбәр итә.
Республика мәктәпләрендә кышкы каникул 29 декабрьдә башлана һәм , ике атна дәвам итеп, 11 гыйварда тәмамланачак. Балалары белән бергә ата-ана да ял итә алачак, чөнки 1-11 гыйнвар республикада ял көне буларак игълан ителгән.
Сайтта закон буенча, кайчан каникулга китәсен һәр мәктәп үзе хәл итә ала, дигән аңлатма да бар.