Берничә көннән аз керемле гаиләләрдә үсүче бертөркем малайлар һәм кызлар Мамадыш районындагы ял һәм сәламәтләндерү лагерына китәчәк.
Ә “Каенкай” тернәкләндерү приютында тәрбияләнүче 16 бала Чистайдагы “Раздолье” лагеренә җыена. Алар анда 23 гыйнварга кадәр ял итәчәк.