Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне һәм гаиләләрегезне чын күңелдән күркәм бәйрәмнәр – якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котлыйм. Берничә сәгатьтән без һәр йортта, Кремль курантлары сугуга, 2015 елны тантаналы төстә каршы алачакбыз.
Киләсе ел мөһим даталарга бай булачак, шуларның берсе – Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу. Әле тагын озак еллар күп буыннар ветераннарыбызга һәм тыл хезмәтчәннәренә Ватанга тугрылыклары өчен рәхмәтле булыр. Шунысы мөһим, аларның һәркайсы тормыш проблемаларын хәл иткәндә игътибар һәм ярдәм тоярга тиеш.
2015 елның сентябрендә безнең алда Татарстан Республикасы Президентын, муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау тора. Без сайлауларның сайлаучыларның актив катнашуы белән үтәр дип ышанабыз.
Хөрмәтле зәйлеләр, сезгә ихластан тырыш хезмәтегез, районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Районның барлык хезмәт коллективлары ел дәвамында яхшы нәтиҗәләргә иреште, бүген без сезнең белән лаеклы төстә горурлана алабыз.
Сезгә онытылмас, якты Яңа ел бәйрәмнәре телим. Яңа ел сезнең өметләрегезне акласын. Иң изге һәм якты хисләр уятучы Раштуа утлары һәр гаиләгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек алып килсен, тормышыбызны күңелле вакыйгалар һәм яңа хезмәт уңышлары белән баетсын!
2015 ел муниципаль районда Хезмәт кешесе елы дип игълан ителде. Бары тик намуслы хезмәт белән генә туган ягыбыз чәчәк атсын өчен лаеклы нәтиҗәләргә ирешеп була.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов.