Зәй пенсия фонды хезмәткәре иҗат конкурсы җиңүчесе
Зәй районы пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре эшләп кенә калмый, ә иҗади конкурсларында да катнаша. Шундый конкурс быел Россия пенсия фонды оешуның 24 еллыгына багышлап үткәрелде. Ул 2014 елның 25 августыннан 20 декабренә кадәр барды һәм түбәндәге номинацияләрдә үткәрелде:
– вокал (халык, классик, эстрада җырлары);
– башкару осталыгы;
– хореография;
– оригиналь жанр;
– нәфис сүз.
Республика пенсия фонды идарәләре арасында Зәйдән пенсия билгеләү һәм түләү бүлеге белгече Светлана Овчаркина “Хореография” номинациясендә – I урын, “Нәфис сүз” номинациясендә призлар алды. Конкурсның финалы 2014 ел ахырында Казанда узды.
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләрне РФ пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов тапшырды.