Лениногорскида Яңа ел төненә суыта
Татарстан синоптиклары, Яңа ел төненә һава температурасы сизелерлек суытачак, дип белдерде.
Татарстан районнарында Яңа елны каршы алган төндә һава температурасы - 25 градус булачак. Болытлы һава торышы булачак, аз гына кар явуы көтелә.
Лениногорскида бүген көндез –17 –19 градус булса, төнлә –22 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
1 гыйнвар көнне көндез һава температурасы - 18 градус булачак. Урыны белән артык көчле булмаган буран көтелә. Юлларда бозлавык.