Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Валентина БЕЛОВА, Базарлы Матак авылы)

Тиресе дә, йоны да кадерле иде
 
Райондашларыбыз кәҗә белән сарык турында газетага бик күп кызыклы хикәятләр яздылар. Без дә үз хуҗалыгыбызда гел сарыклар асрадык. Ә биредә мин сарык хакында түгел, авыр хезмәтләре тире эшкәртү, итек басу, толыплар, туннар тегү белән бәйле булган кешеләр хакында сөйләргә телим. Мондый осталар элек-электән үзләренең кешеләр өчен бик кирәкле булган хезмәтләре белән дан тоталар.
Андый осталар Борискино авылында да бар иде. Хәзер ул сарык тиресенең кадере юк. Ә элек һәр хуҗа аларның берсен дә әрәм итмичә җыеп тора иде. Кирәкле күләмдә туплангач, Василий Овчинниковка алып килә. Ә ул инде сарык тиреләре эшкәртү осталыгы белән тирә-юньгә билгеле иде. Вася дәдәйнең тире әчетә торган махсус агач кисмәге бар иде. Ә тирене ул печән чаба торган махсус чалгы белән кырып эшкәртте. Уйлап кына карагыз: тирене бозмас өчен нинди зур осталык, саклык, төгәллек кирәк!
Тегүче Егор дәдәй (Якур пичче) исә туннар, толыплар тегә иде. Кемнең заказын эшләсә, ул шул хуҗада яшәде. Эш барышында тәмам гаиләнең үз кешеседәй якынаеп бетә иде.
Элек сарыкның йоны да югары бәяләнде. Петя дәдәй белән Юля апа Черновлар итекне кул белән басалар иде. Киез итекләр искиткеч йомшак, чыдамлы килеп чыга, табаны калын була. Аларның осталыгы безнең авылда гына түгел, тирә-юньдә дә билгеле иде. Черновларга итек бастырырга кайлардан гына килмәделәр!
Кышкы озын кичләрдә хатын-кызлар йонны тетәләр, эрлиләр, йомгакларга җыялар, җылы оекбашлар, бияләйләр, пирчәткәләр бәйлиләр иде.
Аннан соң йон җептән тукылган идән паласлары, кечкенә келәмнәр "модага" керде. Йон җепне төрле төсләргә буйыйлар, һәр хуҗабикә үз бизәген уйлап табарга тырыша иде.
Олылар нинди генә эш башкармасын, балалар аларга гел булышалар, эшкә ияләнәләр, кеше хезмәтен бәяләргә өйрәнәләр иде.
Вася дәдәй дә, Егор дәдәй дә күптән инде бакыйлыкка күчте. Ирле-хатынлы Черновлар да, хезмәтләре белән үз якыннарына, туганнарына, авылдашларына җылылык һәм шатлык бүләк итүче күп хатын-кызлар да арабызда юк инде. Әмма шунысы бәхәссез – алар безнең йөрәкләрдә үзләренең кул һәм күңел җылысын калдырдылар. Авыр туфраклары җиңел булсын.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus