Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Гөлзәиминә ГАЛИМҖАНОВА, Татар Төгәлбәе авылы)

Бәхетле кәҗә

Бу хәл 2013 елның җәендә булды. Бик матур бер ял көнендә көндәгечә иртүк йокыдан торып, йортка хайваннар карарга чыктым. Ул елны бик усал үгезебез бар иде. Үгез кычкырмасын дип,  эшне һәр көнне аңа ашарга бирүдән башлый идем.

Сәнәккә печән эләктереп, үгезгә салыйм дип барганда  күрше Наилә апаның арт бакчасында печәнлеккә бәйгә куйган кәҗәсенең нәзек кенә тавыш белән әче авазга: “Үлә-ә-ә-м-м, үлә-ә-ә-м!”, дип ярдәм сорагандай өзгәләнеп кычкырган тавышын ишетеп алдым. Әллә бу үгез эшеме икән, дип карасам, үгез, чыннан да, ишекне каерып арт бакчага чыгып киткән булып чыкты.

Казаннан ялга кайткан улларымны ярдәмгә чакырдым. Ике улым да ук кебек атылып арт бакчага чыгып чаптылар. Ул вакытта инде үгез кәҗә белән эшне тәмамлап, икенче күршеләрнең артларында тәртип урнаштырып йөри иде. Олы улым чабып барганда  күрше Наилә апаның печәнлеккә бәйгә куйган кәҗәсенең авыр тимер астында җан тәслим кылып ятканын күрә һәм  кәҗәне коткарырга ашыга. Әлеге тимергә бәйләнгән җепне үгез өч-дүрт тапкыр кәҗә муенына чорнап куйган була. Муеныннан җепне ычкындырып, кәҗәне аякка бастырмакчы була. Әмма хайван бик хәлсезләнгән, яңадан егыла. Шул вакытта башка: “Кәҗә генә исән калсын иде”–дигән уй килә, чөнки кәҗә үлсә, аның бәясен дә түлисе була бит әле.

Бакчасы артында булган хәлләрне сизепме, ишетепме, Наилә апа арт бакчага килеп чыкканда мескен кәҗә сулыш алып җибәреп аякка басты. Кәҗә исән калган шатлыктан әле хәзер дә ул хәлләрне кызык итеп, кәҗәнең “үлә-ә-ә-м” дип кеше тавышларына охшатып кычкырганын  көлешеп искә алабыз.

Нинди усал үгез  белән көрәшеп тә  үлемгә бирешмәде, димәк, кәҗә ул кадәрле бәхетсез түгел әле. Без дә бирешмәбез, Алла боерса. Киләсе Кәҗә еллары бәхетле еллар булсын!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus