Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Замира АРТЮШКИНА, Түбән Биктимер авылы)

Сакалбай эчүдән биздерде

Иртә язда Пасха бәйрәмендә була бу хәл. Нык кына бәйрәм итеп, авылыбызның бер ир-егете өенә кайтып килә икән. Тыкрыктан борылып, инде өенә якынлашканда башын күтәреп айга караган бу. Күк йөзе шундый аяз икән. Шунда үзләренең мунча башына күзе төшеп, өне алынып катып калган бу. Мунча морҗасы янында җен утыра икән. "Күбрәк эчелгән, инде җеннәр күзгә күренә, тфү-тфү",–дип  белгән догаларын укый теге. Яңадан башын күтәреп караса – һаман тегендә җен утыра, туп-туры моңа карап тора.
Инде нишләргә? Үзе эченнән догалар укый, үзе капкага таба авыша. Кайчандыр ишеткәнен исенә төшереп, сүгенә башлый бу. Тавышка хатыны йөгереп чыга: 
–Син нәрсә исереп кайттың, әле сүгенеп тә торасың? 
Ире мунча башына төртеп күрсәтә, җен утыра, ди.
–Нинди җен булсын, безнең кәҗә ул. Әбәт вакытында ук шунда менгән иде. Үзе төшми, мин дә куып төшерә алмадым.
Хуҗа кеше ачуланып, гарьләнеп кәҗәне мунча башыннан куып төшерә. Шуннан бирле ул бөтенләй эчүен ташлады. Кыстаучыларга да җавабы бер – җитәр, күземә кәҗәле җеннәр күренгәнче эчтем, ди. Ә хатыны сөенеп туя алмый.
Яңа ел белән, кадерле газета укучылар! Бәхет, сәламәтлек сезгә!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus