Здесь уже выполнен большой объем работ.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Яңартылган Богородица чиркәве Казанның рухи үзәкләреннән берсе булачак һәм Татарстан җирендә дини изге урыннарны торгызуга хезмәт итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде. Ул Казан Изге Ана иконасы соборын ачу тантанасында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү телеграммасы юллады. Котлау адресы Кремль сайтында урнаштырылган. Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Президент соборны торгызу дин тотучылар, гыйбадәтханәләргә зиярат кылучылар өчен зур һәм көтеп алынган вакыйга булуын искәртте. Читать дальше...
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанның тагын 48 кешесе коронавирус инфекциясе белән чирләгән. Авыруны аларның дүртесе республикадан читтә, 44е элемтә юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «15 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 33 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр ведомствода. 48 очракның 30ы — Казанда, дүртесе — Тукай районында, өчесе Чаллыда теркәлгән. Югары Ослан, Биектау һәм Лаеш районнарында — икешәр, Актаныш, Әлмәт... Читать дальше...
Григорий Горовойга 40 сәгать мәҗбүри хезмәт җәзасы бирелгән.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ» , Полина Шевчук ). Бүген иртән иртүк Зәй елгасында Сергей Лазин урамы азагында Land Rover внедорожнигы табылган. Елгадан чыгарылган автомобиль салонында ике ир-ат мәете табыла. Аларның шәхесләре билгеләнгән, аларның икесенә дә 34 яшь булган. «Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов һәм прокурор урынбасары Роман Шипков хокук саклау органнары гамәлләрен координацияләү өчен вакыйга урынына чыкты. Бу хәлнең шартлары ачыклана», — дип аңлатты ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Яна Невмержицкая.
Моны Сербский исемендәге психология-психиатрия хастаханәсе экспертизасы күрсәткән. Ләкин Русия Тикшерү комитеты моны кире кага, экспертиза уздыру әлегә тәмамланмады ди.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Экспертиза Казан мәктәбендә күпләп кеше үтерүдә гаепләнүче Илназ Галәвиевны атыш оештырган чакта үз-үзен белештерми торган хәлдә булган дип тапкан. Бу хакта «ОНК» газетасы — Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләренең рәсми органы хәбәр итә. РИА Новости хәбәр итүенчә, «В. П. Сербский исемендәге социаль һәм суд психиатриясе дәүләт фәнни үзәге Казанда атыш оештырган Илназ Галәвиевны күпләп кеше үтерү мизгелендә үз-үзен белештерми торган хәлдә булган дип таныды», — диелә газета сайтында бастырылган басмада. Читать дальше...
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Сельвина Илкәева). Балалар кичергән Сovid-19 авыруы йөрәккә, буыннарга һәм ашказанына йогынты ясый, хәтта чир симптомсыз узган очракта да. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар буенча фәнни-тикшеренү клиник институты табиблары сөйләде. Шулай итеп, баланың йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр – миокардит (симптомнар барлыкка килгән мизгелдән 2-4 атнада күренә), мультисистемалы ялкынсыну синдромы (ковидны кичергәннән соң бер айдан ) барлыкка килергә мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Чикаго татарлары оешмасы җитәкчесе Айгөл Тимчишин һәм Чикагода яшәүче татар кызы Эльвира Шварц беренче тапкыр Американың Чикаго шәһәрендә Сабантуй оештыра. «28 август 12.00 сәгатьтә Чикаго шәһәре янында Сабантуй бәйрәме узачак. Кайбер татар дусларыбызның гаиләләрендә чит милләт кешеләре дә бар. Шулай ук, Украина, Беларусь, Молдова, АКШ дусларыбыз да Сабантуйга киләчәк. Пандемия буенча чикләүләр булмаса, барлык кешене чакырып калырбыз», — диде Айгөл Тимчишин «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...
Кытайның Хэнань төбәгендә 20 июльдә яңгыр коеп явып, метрога су тулган.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казанга РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко килде. ТР башкаласы аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Матвиенко Казанга Изге Ана Казан иконасы Соборын ачу тантанасында катнашу өчен килде. Казанга шулай ук Мәскәү һәм Россия Патриархы Кирилл килде .
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәт районында такси һәм җиңел машина белән юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Кичә кичке сәгать җиденчедә Габдрахман авылының Совет урамында Mitsubishi һәм «Лада» (такси) җиңел машиналары катнашында һәлакәт булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлардан билгеле булды. Юл-транспорт һәлакәте вакытында чит ил машинасында хатын-кыз - машина йөртүче һәм өч пассажир, таксида - шофер һәм алты пассажир булган. «Mitsubishi машинасындагы егетне һәм хатын-кызны хастаханәгә шаһитлар озатты. Читать дальше...
Төзелеш эшләрен район башлыгы Алмаз Әхмәтшин карады. Биредә үзгәрешләр шактый.
В торжественной церемонии участвует Патриарх Московский и всея Руси Кирилл.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Профсоюзлар эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен һәм яшәү минимумын тигезләргә тәкъдим итте. РИА Новости хәбәр итүенчә, Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өчьяклы комиссиясенең профсоюз ягы субъект буенча эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләмендә эшсезлек буенча минималь пособие күләмен билгеләргә тәкъдим итә. Бу хакта «2024 елга кадәр һәм 2030 елга кадәр план чорына Россия Федерациясе үсешенең милли максатларына ирешү буенча бердәм... Читать дальше...
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә 101нче янгын сагы чакыру номерына Төзүчеләр проспекты буенча 55нче йортта бишенче катта янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Куе төтен тиз арада подъездны тутырган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр төтен баскан зонадан җиде кешене коткарган. Кешеләрне, сулыш алу аппаратлары битлекләре кигереп, урамга чыгарганнар. Фатирларның... Читать дальше...
Когда над водной гладью забьют фонтаны, и скоро ли можно будет посидеть на скамейке в амфитеатре?
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласына Мәскәү һәм Россия патриархы Кирилл килде. Аэропортта аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Исегезгә төшерәбез, патриарх Татарстан башкаласына Казан Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерү өчен килде. Хәзерге вакытта гыйбадәтханәдә изгеләндерү чины уза, аны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкли.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Татарстан 24» телеканалы эфирында Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре барышы турында сөйләде. «Казан үзәгендәге чиркәү хәрабәләр эчендә ята иде, ташландык хәлдә иде», — диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. Аңа кадәр республикада Зөя утрау-шәһәрчеген һәм Татарстанның һәр мөселманы өчен изге урын - Бөек Болгар шәһәрен торгызу буенча киң күләмле эшләр оештырылган иде. Читать дальше...
С 19 по 30 июля 2021 года работники 73 пожарно-спасательной части проводят рейды по проверке содержания, учета и эксплуатации первичных средств пожаротушения.
Стартовала заявочная кампания Республиканского проекта «Контент-марафон».
Журналистлар дәүләт хезмәтләре порталында коронавирус белән чирләп алган кешеләр санына игътибар иткән.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Табиблар тәрәзәдән егылып төшкән кыз баланың хәлен бик авыр дип бәяли, дип аңлаттылар «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. «Хәзерге вакытта хәл тотрыклы, ләкин бик авыр. Кыз реанимация бүлегендә», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә. Элегрәк «Татар-информ» Казанда Кол Гали урамында бер йорт тәрәзәсеннән биш яшьлек кыз бала егылып төшүен хәбәр иткән иде. Бала егылып төшкән мизгел видеога эләккән . Зыян... Читать дальше...
Автопарк Нурлатской ЦРБ пополнился новыми автомобилями «Lada Largus».
А на территории мечети микрорайона Ключи впервые в Нурлате организовали площадку для жертвоприношения.