(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанда кайбер хуҗалыклар уҗым культураларын суктыруга кереште. Республикада 5,3 гектар мәйданда уңыш җыеп алынган, бер гектардан 20,2 центнер уңыш чыккан, дип сөйләде республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә вице-пермьер — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Барлык районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Премьер-министр Алексей Песошин да катнашты. Читать дальше...
(Аксубай, 10 июль, «Татар-информ» Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубайга «Уяв» республика чуваш мәдәнияте бәйрәменә чуваш милли киемендә килде. Бәйрәм нигезендә - чуваш халкы һәм традицияләренең берләшүе, әйлән-бәйлән ясау, табигатькә яңгыр, мул уңыш сорап мөрәҗәгать итү. Бәйрәм «Уяв дусларын чакыра» музыкаль-хореографик композициясе белән ачылачак. Татарстан һәм Россия төбәкләренең профессиональ һәм үзешчән ансамбльләре, халык иҗаты коллективлары катнаша. Чабаксардан Чуваш дәүләт җыр һәм бию ансамбле килгән. Читать дальше...
Вчера работники Межпоселенческой центральной библиотеки сдали нормы Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне».
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проекты буенча эшләрнең 25 проценты башкарылган. Әлеге проект буенча 2021 елда 49 җәмәгать урыны төзекләндерелә, дип хәбәр итте республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин. Барлык районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Премьер-министр Алексей Песошин да катнашты. Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). «Мәскәү татарлары штабы» чыгарган «Үз җиремдә — үз телем» китабын Удмуртия башкаласы Ижауда тәкъдим иттеләр. «Мәскәү татарлары штабы» хәбәр иткәнчә, 10000 тиражда басылып чыккан китапка 110 танылган шәхеснең милләткә мөрәҗәгате, татар халкы алдында торган мөһим мәсьәләләргә карата фикерләре тупланган. Китапның беренче презентациясе Казанның «Гранд Отель» кунакханәсендә булган иде. Китапны икенче тапкыр Удмуртия башкаласы Ижауда тәкъдим иттеләр. Шәһәрдә 100000 чамасы татар яши. Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанда агымдагы елда төзелеш өлкәсендә 6,9 млрд сумлык 19 программа тормышка ашырыла. Программага 1,5 меңнән күбрәк объект кергән. Әлеге объектларның башкарылышы 60 процентны тәшкил итә, дип хәбәр итте республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин. Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, барлык районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» оешмасының геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Андрей Логашин Ижауда Удмуртия Республикасы вәкилләре белән ике республика арасында янәшә чикләрне билгеләү мәсьәләсе буенча очрашты. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу ике республиканың чик буенча бәхәсле участокларны килештерү буенча беренче эшлекле очрашуы. Татарстан белән Удмуртия арасындагы чикнең озынлыгы 800 километрдан артык. Читать дальше...
В частности, детские мусульманские лагеря действуют в Нижнем Нурлате и Ахметкине.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнге икедә Алексеевск районында булган авариядә машина йөртүче зыян күргән. Авария шаһитлары хәбәр иткәнчә, Hyundai машинасы йөртүчесе идарәне югалта, автомобиль юл читенә төшеп китә, түбәсенә каплана. «Рульдә ир-ат иде. 25 яшьләр чамасы. Нык имгәнгән, башын ярган. Табиблар аны хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде авария шаһитлары.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). 12 июльдә, якшәмбе көнне Казанның ЦУМ сәүдә үзәгендә коронавируска каршы вакцинация пункты кабат эшли башлаячак. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, табиблар ял көнендә сәүдә үзәгендә эшләүләрен дәвам итәчәк. Теләгән һәркемгә алдан язылмыйча гына, чират буенча 10:00–20:00 сәгатьләрдә прививка ясаячаклар. «Прививканың беренче дозасын ясаячаклар, әлегә икенче компонентны поликлиникада кешеләр үзләре ясата. Өч атна узгач, икенче вакцина ясатыр вакыт җиткәч... Читать дальше...
Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан проводит ежедневные мероприятия по профилактике нарушений, связанных с управлением транспортными средствами с тонированными стеклами.
(Азнакай, 10 июль, «Татар-информ», « Азнакай », Резеда Шәрипова). Азнакайның Ишкәев исемендәге ял паркында район җитәкчелеге һәм спонсорлар ярдәмендә ятим балалар һәм аларны тәрбиягә алган гаиләләр өчен Сабантуй узды. «Олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле булганыгыз, ятим сабыйларны үз канатыгыз астына алганыгыз, аларга әти-әни назы бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә!» — диде район башлыгы урынбасары Роза Галеева. Бәйрәмдә ятим балалар тәрбияләүче гаиләләргә, әлеге гаиләләрдә быел беренче сыйныфка баручы балаларга... Читать дальше...
(Алабуга, 10 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Ижауда пауэрлифтинг буенча ачык чемпионат узды. Алабуганың «Юность» мәктәбе спортчылары анда актив катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Алабуга спортчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шулай итеп, үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарны Екатерина Белова һәм Никита Никонов алды. Икенче урынны Елизавета Петрова һәм Андрей Будрин яуладылар. Никита Никонов спорт мастерлыгына кандидат разрядын үтәде.
10 ел элек "Булгария" һәлакәтендә туганнарын югалтканнар яраларының әле дә төзәлмәвен әйтә.
(Бөгелмә, 10 июль, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы », Света Андреева). Бөгелмәдә традицион «Автоледи-2021» конкурсы узды. Быел җиңүгә тугыз катнашучы дәгъва кылды. Конкурсны «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының җирле бүлекчәсе, ТР ДОСААФ һәм ЮХИДИ бүлеге оештыра. Бәйгедә транспорт белән идарә итү таныклыгы һәм автомобиле булган хатын-кыз шоферлар катнаша. «Машина йөртүче кызлар ярышларның теория һәм практика этапларын узды. Башта алар сорауларга җавап бирде, аннары контроль вакыт эчендә үз автомобильләрендә сынау күнегүләре үтәде. Читать дальше...
(Әгерҗе, 10 июль, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗедә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә «Яшьлек» паркында булды. Балалар өчен «7Я» интеллектуаль уены үткәрелде, конкурсларның берсе — «Теләкләр ромашкасы» уены булды. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук балалар журналларының яңа чыгарылышлары белән таныштылар. Моннан тыш, үзәк китапханә абонементында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Укучыларга гаилә... Читать дальше...
(Актаныш, 10 июль, «Татар-информ», « Актаныш », Ләйсән Газизова). Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнендә Актанышның 14 нче парына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Әлеге бүләккә Түбән Яхшый авылында яшәүче Зөһрә һәм Мирас Сәлаховлар лаек булды. Быел аларның бергә яши башлауларына 44 ел тулган. Мирас абый авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар җаваплы вазифалар башкарса, Зөһрә апа-авылның шәфкать туташы. Сәләховларның өч балалары да бу тормышта үз юлларын тапкан, оныклар бүләк иткән, диелә хәбәрдә. Читать дальше...
(Чаллы, 10 июль, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Чаллыда Гренада паркын реконструкцияләүнең йомгаклау этабына керештеләр. Хәзер паркта душ, бәдрәф һәм кафелар өчен павильон территориясе, балалар мәйданчыгы, этләр йөртү өчен мәйданнар планировкасы бара. Эшләрнең бәясе — 53 млн. сум. Исегезгә төшерәбез, паркны реконструкцияләү 2019 елда башланды һәм ике этапта алып барылды. «Бүген бу безнең илнең иң яхшы экстрим паркларының берсе. Мин моны курыкмыйча әйтә алам. Безнең парк, аның экстремаль өлеше илдәге иң яхшы парклардан калышмый. Читать дальше...