(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, бүген көндез Шаляпин урамындагы 41нче йорт каршында авария булган. Биредә «Лада Гранта» (такси) һәм «Лада Калина» бәрелешкән. Авария шаһитлары «Лада Калина» каршы як полосага чыкты, дип хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. «Такси пассажирлары - кыз һәм егет тән җәрәхәтләре алган. Аларны хастаханәгә алып киттеләр. Моннан тыш, такси йөртүче зыян күргән, әмма ул госпитализациядән баш тарткан»... Читать дальше...
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен махсус ресурс оештырырга кушты, ул аларга робот техникасы мөмкинлекләре турында сөйләр иде. Республика җитәкчесенең тәкъдиме «Иннопром-2021» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе киңлекләрендә «Кук Раша» генераль директоры белән очрашуда яңгырады. «Урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләренә робот техникасы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирергә кирәк. Роботларны куллану буенча белем бирү семинарын үткәрергә кирәк», - диде ул. Читать дальше...
Такое предложение прозвучало из уст Президента РТ на полях Международной промышленной выставки «Иннопром-2021».
(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Корбан гаете вакытында Чаллы полициясе куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәк, дип хәбәр итте мэриядә узган киңәшмәдә шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Михаил Чекмарев. Мөселман бәйрәме быел 20 июльдә билгеләп үтелә. Бу уңайдан шәһәрнең 15 мәчетендә намаз укыла. Аларда өч меңнән дә ким булмаган дин тотучы катнашыр дип көтелә. Корбан чалу Сидоровка бистәсендәге махсус җиһазландырылган мәйданчыкта 22 июльгә кадәр үткәреләчәк. «Бу көннәрдә җәмәгать тәртибен саклауга полиция... Читать дальше...
Тифлистә ЛГБТ-җәмәгатьчелеге уздырырга теләгән йөрешкә каршылар чуалышлар оештырды.
Сотрудники ФСБ России предотвратили серию терактов, запланированных боевиками «Исламского государства»* на лето 2021 года.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Мөдәрисов фикеренчә, бүген, Интернет заманында, татарча өйрәнүнең бер авырлыгы да юк. «Инглиз, испан, гарәп телләрен читтән торып өйрәнәләр бит әле. Махсус сайтны ачалар да, укытучы, репетиторлары белән рәхәтләнеп аралашалар. Татар телен өйрәнергә бернәрсә дә комачауламый. Элек кенә ул укытучыны төбәккә чакырып китерәсе, акчасын түлисе, фатир белән тәэмин итәсе иде. Хәзер уку — проблема түгел. Читать дальше...
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән авыручылар статистикасын 40 яңа очрак тулыландырды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Нигездә, авыручылар чирне контактлы ысул белән (37 очрак) йоктырган, шуларның өчесе генә «читтән кертелгән». Өстәвенә, 19 кешене стационарда дәваланырга озатканнар, калганнары медицина ярдәмен өйдә ала. Бу юлы авырулар Чаллыда (14), аннан соң Казанда (9), Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Мөслим... Читать дальше...
Беларусның мондый вәкиллекләрен ачу турында башка илләр белән дә сөйләшүләр алып барыла.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар теленә өйрәтә торган «Алга!» дип аталган кушымтаны телефоннарына 10 меңнән артык кеше күчереп алган. «2019 елда Ринат дигән егет татар телен өйрәнү өчен „Алга!“ дип аталган телефон кушымтасы уйлап чыгарды. Грант алырга аңа безнең автономия советы ярдәм итте. Әлеге программаны Play Market `тан йөкләп алырга була», — диде Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Мөдәрисов. Программада башка кулланучылар белән онлайн рәвештә ярышырга да була. Читать дальше...
Апрельдә АКШ президенты Джо Байден Әфганстаннан америка хәрби көчләрен чыгаруны игълан иткәннән соң, Талибан илнең дистәләгән районын бер-бер артлы басып алды.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Массаккүләм мәгълүмат чараларында 15-20нче июльдә Казанга Россиядә теркәлгән коронавируска каршы дүртенче «Спутник Лайт» вакцинасы кайтачагы турында хәбәрләр пәйда булды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бу мәгълүматларны расламады. «Без вакцинаны кайтыр дип көтәбез, әмма әлегә төгәл даталары билгеле түгел», — диделәр министрлыкта. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгече, республикада вакцинация... Читать дальше...
Начальником отдела благоустройства и городского хозяйства исполнительного комитета Нурлатского района назначен Фанил Самерханов.
ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 6 июля 2021 года
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Бүген «Иннопром» форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Белоруссиянең сәнәгать министры Петр Пархомчик белән очрашты. Алар транспорт һәм логистика өлкәләрендә сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алышты, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Белоруссия — Татарстанның стратегик партнерларының берсе. Республика предприятиеләре Евразия икътисади союзы кысаларында инвестицион һәм сәүдә-икътисади элемтәләрен киңәйтү... Читать дальше...
Штормовое предупреждение о неблагоприятных метеорологических явлениях
(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук»). Чаллыда тулай торакның өченче кат тәрәзәсеннән биш яшьлек малай егылып төшкән. Әлеге хәл буенча «Саксызлык буенча сәламәтлеккә авыр зыян салу» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды дип хәбәр итте Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Тикшерү ачыклаганча, малайның әти-әнисе олы кызлары белән бергә кухняда кичке аш ашаган булган. Бу вакытта биш яшьлек малай бүлмәдә уйнаган. Бала тәрәзә төбенә менгән, москит сеткасына таянган һәм егылып төшкән. Читать дальше...
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов июнь аенда Россия субъектлары башлыклары рейтингының беренче өчлегендә үз позицияләрен саклап калды һәм өченче урында урнашты. Республика җитәкчесенең йогынтысы «бик югары» дип бәяләнә, диелә АПЭК рейтингы мәгълүматларында. Татарстан Президентын Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров кына узып киткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төбәк башлыкларының июнь ае рейтингы узган айдагы кебек үк калды. Үзгәрешләр рейтингның бишлегендә булган... Читать дальше...
Сегодня в большом зале Совета Нурлатского района состоялись публичные слушания по изменениям и дополнениям в Устав муниципального образования «Нурлатский муниципальный район Республики Татарстан».
По данным Минздрава РТ, в Татарстане за последние сутки выявили 40 новых случаев коронавируса, из них 3 – завозные, 37 – контактные.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннопром-2021 халыкара сәнәгать күргәзмәсенең төп стратегик сессиясендә катнаша. Эшлекле программада дөньяның 20 иленнән 500дән артык спикер һәм эксперт, эре компанияләр җитәкчеләре катнаша, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте. Сессия Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин рәислегендә уза. 2021 елгы Иннопром күргәзмәсенең төп темасы — «Сыгылмалы җитештерү. Максималь адаптация». Эшлекле... Читать дальше...
(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда июль аенда өстәмә ял көне булачак, дип хәбәр иттеләр республиканың Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында. «Ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча Корбан гаете туры килә торган көн Татарстан Президенты карары белән билгеләнә. Республиканың Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, 2021 елда мөселманнарның Корбан бәйрәме көне 20 июльгә туры килә», — диделәр министрлыкта. Шулай итеп... Читать дальше...
(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Коләхмәтов һәм Фрунзе урамнары чатында электросамокатта барган егет машина астына эләккән. KIA йөртүчесе егетне җәяүлеләр кичүендә бәрдергән, диделәр шәһәрнең ЮХИДИ хезмәтендә. «Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары 19 яшьлек егетне караган, аның җилкәсе сынган. Авариянең сәбәпләре ачыклана», — диделәр ЮХИДИ хезмәтендә.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Мәскәүдә 12-17 яшьлек балалар өчен ковидка каршы «Спутник V» вакцинасына клиник тикшеренүләр уздыра башладылар. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, тикшеренү Мәскәүдәге ике балалар хастаханәсендә уза. «Н. Ф. Гамалея исемендәге үзәк белән берлектә 12-17 яшьлек балалар өчен „Спутник V“ вакцинасына клиник сынаулар уздыра башладылар. Хәзер тикшеренүнең беренче һәм икенче фазасы Морозов балалар хастаханәсендә һәм З. А. Башляева исемендәге Балалар хастаханәсендә үтә. Читать дальше...
81 яшьлек иҗатчы июнь ахырында COVID-19 белән авырган, чир җиңел рәвештә узган булган.