Мәхкәмә утырышын яктыртырга килгән журналистлар митинг уздыруда гаепләнеп тоткарлана. Урам җыеннарын яктыртырга чыккан хәбәрчеләр канунсыз рәвештә кулга алына. Бүгенге Русиядә журналист ни дәрәҗәдә якланган?
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдән НТР- 24 телеканалында милли тапшырулар бүлеге эшли башлый. Атнасына 17,5 сәгать эфир вакыты, төрле проектлар, телевизион бәйгеләр тәкъдим ителәчәк. Барлык тапшырулар теләсә кайсы яшьтәге тамашачыга кызыклы булсын өчен эшләнгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Программаларның берсе — «Сәләтеңне күрсәт». Бу зур телевизион бәйге булачак.