(Кукмара, 3 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Алсу Гатауллина). Шушы көннәрдә күппрофильле лицей базасында районның белем бирү оешмалары өчен «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»ның ачылыш тантанасы узды. Сәхнәдә күңелле тамаша булды: катнашучылар — район территориясендә яшәүче халыкларның милли мохитен, балалардан торган вокаль, хореография ансамбльләре, яшь артистлар Кукмара җирендәге халыкларның бердәмлеген күрсәтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Мәгариф хезмәткәрләрен район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова котлады. Читать дальше...
(Яшел Үзән, 3 февраль, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Регина һәм Ленар Гәрәевләр күп балалы гаилә статусына узган елның октябрендә үк ия була, әмма шатлыклары белән уртаклашырга ашыкмыйлар. Өч игезәк әниләре белән бергә Республика клиник хастаханәсеннән декабрьдә генә өйләренә чыга, ә 1 февральдә кызларына 4 ай тулуны билгеләп үткәннәр. Җирле ЗАГС бүлегендә аңлатуларынча, соңгы 25 елда Васильевода бер генә тапкыр да өч бала да теркәлмәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Башта УЗИда без ике генә җимешебезне күрдек... Читать дальше...
(Бөгелмә, 3 февраль, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы" ). 2020 елның октябрендә Бөгелмәдә реконструкциядән соң А.Д. Губин исемендәге балалар сәламәтләндерү үзәге директоры вазифасына ачык конкурс игълан ителде. Кадрлар билгеләнеше «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров тарафыннан әйтелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча, жюри әгъзалары тарафыннан җиңүче билгеләнде. Ул – Рөстәм Венерович Әминов. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Үз функциясен уңышлы үтәү өчен, лагерь безнең балаларга яңа тәҗрибә... Читать дальше...
(Әлки, 3 февраль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Бу көннәрдә Нурлат почтамптының Әлки районы буенча почта эшкәртү һәм тарату цехы коллективының узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы үткәрелде. Нурлат почтампты җитәкчесе Рәфис Ногуманов 2020 елда эшләнгәннәргә анализ ясады. Әлеге предприятие үз эченә ике районның 55 почта бүлеген берләштереп эшли. Кызганычка, узган елда белгеч табылмау сәбәпле, Иске Камкада почта бүлеге ябылган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. Почта эшчәнлеге бүген газета-журналлар... Читать дальше...
Русиянең оппозициядәге сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклау чаралары 23 һәм 31 гыйнвар Казанда да узды. Азатлык бу каршылык чараларына чыгучылар белән якыннанрак танышты.