(Кукмара, 3 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Алсу Гатауллина). Шушы көннәрдә күппрофильле лицей базасында районның белем бирү оешмалары өчен «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»ның ачылыш тантанасы узды. Сәхнәдә күңелле тамаша булды: катнашучылар — район территориясендә яшәүче халыкларның милли мохитен, балалардан торган вокаль, хореография ансамбльләре, яшь артистлар Кукмара җирендәге халыкларның бердәмлеген күрсәтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Мәгариф хезмәткәрләрен район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова котлады. Районда православие һәм мөселман бәйрәмнәре элек-электән бердәм билгеләп үтелә, диде ул. «Бүген, чын мәгънәсендә, зур бәйрәм. Мәгариф идарәсе районда, беренчеләрдән булып, „Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“н ачарга карар кылды. Кукмара — күпмилләтле район, без барыбыз да тату яшибез. Ирешкән казанышларыбыз — халыклар арасындагы дуслык һәм килешеп эшләү нәтиҗәсе. Рус, удмурт, татар, мари, керәшен халкы бергәләп милли бәйрәмнәрне уздырабыз. Сезгә уңышлар телим, ел юбилейларга һәм әһәмиятле вакыйгаларга бай булсын», — диде Резеда Гаянова. Чара барышында конкурсларда җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды.