Укытучы хатын дәрестә бер малайның яңагына суккан һәм дәфтәрен ерткалап ташлаган
Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендәге мәктәптә дәрес вакытында укытучы хатын укучы баланың яңагына сугып җибәргән. Малай дәрестә телефон белән уйнап утырган өчен, укытучы шундый җәза куллана. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. Әлеге вакыйганы балалар видеога төшереп ала һәм социаль челтәрләрдә тарата. «Миңа син дә, синең дәфтәрең дә кирәкми. Тагын ни диярсең», — ди укытучы. Аннары ул дәфтәрне ертып ташлый һәм малайның яңагына сугып җибәрә. Шуннан соң укытучы балага урынына утырырга куша. «Урыныңа утыр. Читать дальше...