Җырчы Мөнир Рахмаевның гаиләсе белән ялга китүе турында язган идек. Җәйге туйлар, бәйрәмнәр сезонын тәмамлап, артист Төркиягә ялга очты. Читать дальше...
Иҗади гаилә – Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның ел әйләнәсендә гастрольләрдә йөреп һәм төрле чараларда катнашып, бакчаларын карарга вакытлары юк. Алар бу турыда социаль челтәрләрдә кызык видеолар белән уртаклаша. Кыярлары җыеп алганчы «кабачки» булырга өлгергән, бакча җиләген дә сентябрьдә генә җыялар.
Читать дальше...Үз илемдә ямьле миңа Бәрәңге бакчасы да... (Гөлшат Зәйнашева) Бәрәңге бакчаларындагы хәлләр, быелгы бәрәңге уңышы хакында – «Интертат» язмасында.
Татарстанда зур шау-шу тудырган җинаять эше кузгатылды: шәхси пансионатта яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең үлгәннән соң күчемсез һәм башка милекләренең ниндидер кешеләр кулына күчүе ачыкланган. Шунда үлгән бер әбинең туганнары шау-шу куптарган. Хәзер тикшерүгә тагын шундый ничә очрак барлыгын ачыкларга кирәк булачак.
Башкортстанның Бөре районында юл һәлакәтендә 1 кеше үлгән, 5 кеше, шул исәптән 3 бала, имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Читать дальше...
Юмор остасы, җырчы Данир Сабировның төркеме сезон ябылышын (хәзер инде «ачылышын» дип әйтергә дә вакыт җитә кебек) бик тә үзенчәлекле итеп бәйрәм иткән. Авыл тормышы белән яшәп алырга сусаган төркемен Данир Мамадыш районының Яңа Комазан авылына алып кайткан. Бәйрәмнең мунча белән шашлыгы гына түгел, аты да, тракторы да, сазы-пычрагы да булган. Күңелле сторислар белән җырчының хатыны, концерт директоры Миләүшә Сабирова бүлешә.
Читать дальше...2024 елның 8 сентябрендә Татарстанда Дәүләт Советы депутатларын сайлаячакбыз. Парламентка гадәттәгечә 100 депутатны 5 елга сайлыйбыз. 50 депутат – партия исемлеге буенча, 50се бер мандатлы округлардан сайлана.
8 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көнбатыш районнарда +16˚, көндез +22..+27˚ градус.
Читать дальше...
Әлки районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Әхәт кызы Гайфуллинаның өе янып беткән. Янгын бик тиз таралу сәбәпле, зыян күрүчеләрнең гомер буе җыйган дәүләте барысы ут эчендә калып юкка чыккан, дип хәбәр итә Флюра Абдуллина.
Читать дальше...Казан янындагы Щербаково бистәсендә коточкыч хәлләр ачыкланды. «Өлкәннәр өчен пансионат» дип аталган урында - ике катлы йортта сәламәтлеге начар, мөмкинлекләре чикле өлкән яшьтәге кешеләр коточкыч начар шартларда тотылган. Прокуратура «пансионат»ны ябарга дигән карар чыгарды.
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова виртуаль дусларына күңелен ачкан.
Читать дальше...