(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Минзәләдә һәлакәткә очраган җиңел моторлы самолеттан зыян күргән җиде кешене чыгарганнар, алар самолет салонында кысылып калган булган. Фаҗига урынында Минзәлә гарнизоны эшли. Бу хакта «Татар-информ»га республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр. Алдарак агентлык Минзәләдә җиңел моторлы самолет егылып төшүен язган иде. Соңрак фаҗига урыныннан беренче фотолар пәйда булды.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Минзәләдә җиңел моторлы самолет һәлакәткә очраган урыннан беренче фотолар барлыкка килде. Алдарак «Татар-информ» Минзәләдә РЭС базасы янында самолет егылуын язган иде. Якынча мәгълүматлар буенча, бортта 20 парашютчы һәм экипажның 2 әгъзасы бар.
В районе насчитывается более 12 тысяч личных подсобных хозяйств, в них содержатся около 10 тысяч голов крупного рогатого скота.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»), Вакцина ясаткан пациентлар беркайчан да диярлек реанимациягә эләкми, әмма һәр конкрет очракны аерым карарга кирәк дип белдерде табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников. «Монда җитди авырулары, окнологиясе булган өлкән кешеләр турында сүз бара», — диде табиб. Александр Мясников сүзләренчә, «авыр» пациентлар һәрвакыт инфекциядән вафат була. Элек бу пневмококк, грипп булса, бүген исә — коронавирус. Шул ук вакытта, прививкалар авырудан котылу һәм аны җиңел уздыруның бердәнбер юлы булып кала. Читать дальше...
Очкычта 22 кеше: 20 парашютчы һәм экипажның ике әгъзасы булган диелә. 16 кеше һәлак. 11 октябрь Татарстанда матәм көне игълан ителде.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Якынча мәгълүматлар буенча, бүген 9.23 сәгатьтә Минзәләдә РЭС базасы янында самолет егылып төшкән. «Минзәлә янгын сүндерү-коткару гарнизоны фаҗига урынына бара. Мәгълүмат ачыклана», — диделәр республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, бортта 20 парашютчы һәм экипажның 2 әгъзасы бар.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Наталья Шишова). Татарстанда алты балалар бакчасында капиталь төзекләндерү тәмамланырга тиеш. 43 балалар бакчасы тулысынча төзекләндереп бетерелгән. Республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйткәнчә, республикада мәгариф өлкәсендә 3 программа тормышка ашырыла, агымдагы елда аңа 413 объектны керткәннәр. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, шулай... Читать дальше...
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Фучик урамындагы 133нче йорт каршында бер малайга сукбай эт ташлануы турында мәгълүмат таралды. Шаһитлар әйтүенчә, бала классташлары белән дустына кунакка барган, ә подъезд янында аңа эт ташланган. Эт баланың кулларын, битен һәм тәнен тешләгән. Малайны хастаханәгә алып киткәннәр, аның иреннәре ертылган, борыны тырналган һәм кулы яраланган. «Татар-информ»га республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгәнчә, күзәтчелек... Читать дальше...
В 2021 году закуплено 280 голов племенного и товарного молодняка молочного и мясного направлений.
Уважаемые труженики сельского хозяйства и агропромышленного комплекса, наши ветераны! Примите самые искренние поздравления по случаю профессионального праздника.
(Зәй, 10 октябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Рәзимә Кашапова). 4-10 октябрьдә Татарстанда, шул исәптән Зәйдә, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе уза. Әлеге акция кысаларында кичә туган як тарихын өйрәнү музее һәм яшьләр үзәге хезмәткәрләре Иске Зәй бистәсендә зәңгәр чыршы үсентеләре утыртты. Шуалй ук спорт-сәламәтләндерү үзәге һәм 7нче мәктәп территориясендә дә зәңгәр чыршылар утырттылар, диелә хәбәрдә. «Әлеге акция кысаларында Зәйдә барлыгы 400 данә чыршы, юкә, каен, алмагач үсентеләре... Читать дальше...
(Әгерҗе, 10 октябрь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗедә «Укылмаган китаплар илендә» дип исемләнгән библиофреш узды. Чараны «Яшьлек» паркында үзәк китапханә хезмәткәрләре үткәрде. Библиофрешта шәһәр халкын яңа китаплар белән таныштырдылар, күзәтү үткәрделәр, диелә хәбәрдә.
(Яшел Үзән, 10 октябрь, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары өлкәннәр көненә багышланган рейд үткәрде Ул Мирный микрорайонында Вәли Хаҗиев һәм Столичная урамнарында узды. Рейдның максаты — өлкән яшьтәге кешеләргә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртү. Чара барышында өлкәннәр тәүлекнең караңгы вакытында юл аркылы чыгу өчен махсус фонарьлар, шулай ук җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында белешмәлекләр алдылар, диелә хәбәрдә.
Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевка 75 яшь тулды. Азатлык әдип белән язучының кадере, әдәбияттагы үзгәрешләр, милли вазгыять хакында сөйләште.