Самострой площадью почти 700 кв. м демонтировали в поселении Краснопахорском

Столичные врачи смогут определять патологии позвоночника с помощью ИИ-сервиса

Облачная погода и до 11 градусов тепла ожидаются в городе 28 марта

Шестеро детей пострадали в Москве из-за нескольких ДТП за сутки



World News in Tatar
Ria.city


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Октябрь
2021

Новости за 07.10.2021

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт техникумы укытучысы «Ел мастеры» конкурсында Татарстан данын яклаячак

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәт политехника техникумының махсус дисциплиналар укытучысы Данис Миңнегалләмов «Ел мастеры» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында Татарстан данын яклаячак. «Данис Миннигалләмов «Ел мастеры» конкурсының республика этабында җиңүче булды. Финалда катнашучылар-производствога өйрәтү осталары, өч елдан да ким булмаган педагогик эш стажы булган, конкурсның төбәк этабында җиңүче булган укытучылар», - дип хәбәр ителә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мөфтие Рабигыль әүвәл ае башлану белән котлый

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан халкын Рабигыль әүвәл ае башлану белән котлый. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар халкында Аллаһының сөекле илчесе Мөхәммәднең ﷺ Мәүлиден үткәрү — иң күркәм гореф-гадәтләрнең берсе. Әлеге гадәт иманнарны ныгыта, күңелләрне пакьлый, динебезнең матур кыйммәтләрен тарата, милләтебезне үзенең рухи асылына кайтара», ди мөфти. Шатлыклы Мәүлид көннәрендә догаларыбыз кабул булсын, диелә хәбәрдә.

Tatar-inform.tatar 

Мамадыш районы Уразбахты авылы турында китап чыкты

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә Вәрис Галинең «Мең тамырлы Уразбахты» исемле яңа китабы басылып чыкты. ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, китап Татарстан Республикасының Мамадыш районындагы Уразбахты авылы тарихы, географиясе, топонимикасы һәм кешеләре турында. Бүгенге көндә әлеге китап русчага тәрҗемә ителә.

Tatar-inform.tatar 

«Ак Барс» Магнитогорск командасына оттырды

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәреннән килгән «Металлург» командасына җиңелде.  Уен исәбе — 1:3. Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда уздган матчны карарга Олимпия чемпионы Алинә Заһитова да килгән иде. Беренче периодта ике команда тарафыннан да кискен һөҗүмнәр булды, тик исәп периодның соңгы минутында гына ачылды. Беренче алканы «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий кертте (1:0). Икенче периодта ике алка керде, барысы да «Ак Барс» капкасына. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гамалея үзәге: өлкәннәрдә «Спутник V» прививкасына тискәре реакцияләр ике тапкырга аз

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Яшьләргә караганда, өлкәннәрдә «Спутник V» вакцинасыннан көтелмәгән нәтиҗәләр сирәгрәк очрый. «Яшьрәк кешеләргә караганда, 60 яшьтән өлкәнрәкләрдә көтелмәгән күренешләр ике тапкырга диярлек азрак очрый», — диде Гамалея исемендәге фәнни үзәкнең Вирусология институты лабораториясе җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Инна Должикова. Аның сүзләренчә, «Спутник V» вакцинасын яхшы җиңел кичерә, тикшеренүләр вакытында прививка белән бәйле җитди нәтиҗәләр күзәтелмәгән. Читать дальше...

Tatobzor.ru (Казань) 

Валеев Искандер Абдрахманович

Валеев Искандер Абдрахманович(биография)-татарский архитектор,Заслуженный строитель ТАССР,Заслуженный строитель РСФСР родился 24 декабря 1911 года в рабочем поселке Мулловка Мелекесского района Ульяновской области. В 1932 году окончил Казанский институт инженеров коммунального строительства (КИИКС). С 1933-1939гг. — архитектор, руководитель проектной конторы стройтреста №… Далее

Tatar-inform.tatar 

Иртән Татарстанда томан булачак

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Җомга көнне төнлә һәм иртән Татарстанда томан булачак. Бу хакта республика халкын ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. Хәзер республикада һава температурасы нормадан ике-өч градуска түбән. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә вазгыять үзгәрмәячәк. Шулай итеп, 8 һәм 9 октябрьдә төнлә һәм көннең беренче яртысында томан булачак. Күз күреме начарлана. Төнлә температура -6...0 градус, көндез 9...14 градуска кадәр күтәреләчәк.  10 октябрьдә болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр булачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия Диния нәзарәте Берләшкән милләтләр оешмасының махсус статусына ия булды

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте Берләшкән милләтләр оешмасының Икътисади һәм социаль советы каршында махсус консультатив статус алды. «Без комитетка мондый уңай карар кабул иткәне өчен рәхмәтле. Россиядәге хөкүмәтнеке булмаган тагын бер оешма, ягъни, Диния нәзарәте бу югары статуска ия булды. Ул төрле утырышларда катнашырга мөмкинлек бирә», — дип сөйләде мөфтият рәисе Әлбир Крганов. РИА Новости хәбәр иткәнчә, әлеге карар БМОның хөкүмәтнеке булмаган оешмалар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә азык-төлеккә бәяләр кинәт артмаячак

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы илдә азык-төлеккә бәянең кисәк артуына шартлар күрми. «Бүген бәяләрнең кисәк кенә артуына бернинди дә шартлар күрмибез. Әйе, кыяр-помидорларга бәя арта, ләкин алар сезонлы ризык», — диде Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов. «Ачык туфракта үскән яшелчәләр беткәч, җитештерүчеләр кыяр-помидорларны теплицада, ябык грунтта үстерә башлый. Анда, әлбәттә, чыгымнар күбрәк, шуңа күрә кибеттәге бәяләре дә югарырак була. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ковидтан үлүчеләр саны 781гә җитте

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда җиде кеше коронавирустан вафат булган. Шулай итеп, республикада барлыгы 781 кеше ковидтан үлде. «Үлем сәбәпләре аутопсия нәтиҗәсендә расланды. Вирус идентификацияләнде», — дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Коронавирустан 1941, 1946 һәм 1953 елгы өч ир-ат, 1940, 1944, 1949 һәм 1971 елгы дүрт хатын-кыз вафат булган.

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов «Газпром нефть»ның цифрлы трансформация үзәген карады

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром нефть» җәмгыятенең «Цифергауз» цифрлы трансформациясе үзәгендә булды. Республика Хөкүмәте һәм нефть компаниясе арасында килешү дә имзаланды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.  «Цифергауз» «Газпром нефть» җәмгыятенең 300дән күбрәк хезмәткәрен берләштерә. Монда пилотсыз авиация системалары, робототехника, 3D-печать, AR/VR, видеоаналитика, сәнәгать интернеты буенча лабораторияләр урнашкан. Читать дальше...




Azatliq.org 

Татарстанда коронавирус сәбәпле QR-кодлар һәм өстәмә чикләүләр кертелә

11 октябрьдән Татарстанда коронавирус таралу вәзгыяте катлаулану сәбәпле яңа чикләүләр кертелә. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзер республика хөкүмәте махсус карар әзерли.

Tatar-inform.tatar 

Президентның Дәүләт Советына юлламасын «Рәсми Татарстан» сайты онлайн күрсәтәчәк

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына Юлламасы «Рәсми Татарстан» сайтында онлайн күрсәтеләчәк. Рөстәм Миңнеханов 8 октябрьдә республика парламенты утырышында Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итә. Чара Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, 10:00 сәгатьтә башланачак, диелә хәбәрдә.

Azatliq.org 

НАТО: Русия миссиясенең 8 әгъзасы махсус хезмәтләрнең яшерен хезмәткәрләре булган 

Русия дипломатия миссиясенең сигез әгъзасы октябрь ахырына кадәр Брюссельдән депортацияләнәчәк. Шулай ук миссиядәге ике вазифа кыскартылган. Моңа карата Мәскәү "җавап чаралары күреләчәк", дип белдерде.

Tatar-inform.tatar 

12 октябрьдән Башкортстанда шәхси мәдәният оешмаларына белешмә белән генә кертәчәкләр

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда вакцинация узмаган кешеләр өчен чикләү чаралары кертү дәвам итә. Республика башлыгы Радий Хәбиров указы буенча, 12 октябрьдән шәхси милектә булган музейларга, күргәзмә залларына, китапханәләргә, театрларга, кинотеатрларда, концерт залларына, мәдәният йортларына керү өчен вакцина ясату яки алты ай эчендә коронавирус белән авыру турында белешмә кирәк булачак, дип яза «Башинформ» . Шушы ук чикләү чаралары дәүләт һәм муниципаль мәдәният оешмалары өчен 4 октябрьдә үк гамәлгә кертелгән иде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

11 октябрьдән Татарстанда ковид буенча чикләүләр катгыйлана

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавируска каршы чикләүләрне катгыйландыралар. Яңа өстәмә чикләүләр 11 октябрьдән гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. «Кызганыч, эпидемиологик вазгыять яхшырмый. Кайбер төбәкләр мисалында күреп торасыз, халыкның сәламәтлегенә һәм тормышына янаган куркынычларны киметү өчен өстәмә чаралар таләп ителә», — диде Лилия Галимова. 11 октябрьдән кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары тамаша залларын 50 процентка гына тутыра алачак... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковидтан соң була торган симптомнарны атады

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковидтан соң була торган синдром билгеләрен атады. Белгечләр мәгълүматына караганда, озакка сузылган коронавирустан соң яки ковидтан соңгы синдромнан пациентларның 10-20 проценты интегә. Авыру коронавирус йоктырып якынча 3 ай узганнан соң үзен сиздерә һәм ике ай чамасы дәвам итә. шул ук вакытта, кискен фазалар һәм хәл яхшыру берничә мәртәбә алмашынырга мөмкин. Табиблар әйтүенчә, хәл бетү, тын кысылу, шулай ук когнитив дисфункцияләр... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның атказанган юристы Рафаил Дәүлиев вафат

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (УФСИН) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе, УФСИН Иҗтимагый Советы рәисе, «Ярдәм» фонды хезмәттәше, Татарстанның атказанган юристы Рафаил Дәүлиев бүген 69 яшендә вафат булды. Рафаил Дәүлиев 1953 елның 28 февралендә Казанда туган. 1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Гомер буе Татарстанның көч структураларында эшли. Ул сак, психологик хезмәт, хөкем ителгәннәр белән тәрбия... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов: Цифрлаштыру — газ-мотор базары үсешенең перспективалы юнәлешләренең берсе

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Табигый газ — Россия төбәкләренең тотрыклы үсеше өчен мотор ягулыгы» пленар утырышында катнашты. Чара «Газпром» җәмгыяте директорлар советы рәисе Виктор Зубков рәислегендә узды. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, цифрлаштыру газ-мотор базарын үстерүдә перспективалы юнәлешләрнең берсе булып тора. Ул бүгенге көндә республикада газ-мотор базарының бердәм цифрлы платформасын булдыру проектының тормышка ашырылуын әйтте, дип хәбәр итте... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов балаларны мәҗбүриләп дингә тартуны тыя торган закон имзалады

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» турындагы законга үзгәрешләр кертүне раслады. Үзгәрешләрнең берсе балаларны мәҗбүриләп дини берләшмәләргә кертүне тыюга бәйле. «Кече яшьтәге балаларны дини берләшмәләргә тарту, шулай ук аларны ирексезләп яки әти-әниләренең рөхсәтеннән башка аларга дин укыту тыела», — дип язылган Президентның рәсми порталында чыккан документта. Моннан тыш, «Россиядә яшәүләре хупланмый» дигән карар кабул ителгән чит ил кешеләре... Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Нурлате состоялось торжественное мероприятие, посвященное Дню работников сельского хозяйства и перерабатыващей промышленности

В Доме дружбы народов чествовали передовиков сельского хозяйства, которые много лет трудились в этой отрасли и остаются верными профессии и сегодня.

Tatar-inform.tatar 

Суд Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең кулга алыну срогын озайтты

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Басман суды Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең кулга алыну срогын озайтты, дип хәбәр итә РИА Новости. «Суд Галәвиевнең җәза срогын 2022 елның 11 гыйнварына кадәр озайту ходатайствосын хуплады», — дип сөйләде судның матбугат сәркатибе Ирина Софинская. Июньдә Илназ Галәвиевне комплекслы психология-психиатрия экспертизасы уздыру өчен Мәскәүгә Сербский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына күчергәннәр иде.

Tatar-inform.tatar 

Суд Тикшерү комитеты бүлеген талаган кешеләрнең берсен кулга алды

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районы суды Татарстан Тикшерү комитеты бүлеген талаган кешеләрнең берсен кулга алды. Җинаятьтә барлыгы биш кеше катнашкан, аларның берсе — Руслан Нургалиев. Бүген аңа җәза билгеләделәр. Егет үзенең гаебен таныды, яшәгән урыныннан китмәү турында рөхсәт бирүләрен үтенде. Бүген тикшерү аны ике айга сак астына алу турында ходатайство ясады. Прокуратура әлеге ходатайствоны хуплады. Суд Руслан Нургалиевны 4 декабрьгә кадәр СИЗОГа җибәрде. Казанда Тикшерү комитеты бүлеген узган ялларда таладылар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан табиблары күзенә сөяк кергән кызны коткарып калган

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Әлеге бәхетсезлек очрагы апалы-сеңелле ике кыз уйнаганда килеп чыккан. Сеңлесе шаярып апасына тавык сөяге ыргыта, ә аның очлы ягы баланың күзенә кадала. Кыз сөякне үзе тартып ала һәм күз алмасына баса, шуның аркасында күзнең структурасына тулысынча зыян килә. «Бу җәрәхәт бик җитди, пациентның күз алмасын саклап калу өчен өч сәгатьтән артык көрәштек. Үткен предмет күзнең мөгезкатлавын һәм склерын бик нык яралаган иде», — дип сөйләде табиб-офтальмолог Илнур Зимнуров. Читать дальше...


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Ru24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Ru24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Ru24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Россия заблокировала резолюцию США по санкциям против Северной Кореи в СБ ООН

Как сделать теплицу своими руками и из чего. Пошаговая инструкция

В Подмосковье госпитализировали с инсультом ведущего передачи "Такси" на ТНТ

Юные хоккеисты из Балашихи посетили мастер-класс профессиональных спортсменов клуба «Витязь»

Музыкальные новости

Минстрой предложил увеличить стоимость жилья в большинстве регионов России

«Радио Зенит» – информационный партнер форума «Мы вместе. Спорт»

«Авангард» победил «Локомотив» со счетом 3:2 и сравнял счет в серии плей-офф КХЛ

США включили ряд российских блокчейн-платформ в список SDN

Новости России

В Самарской области будут судить наркобанду из 14 человек

Как сделать теплицу своими руками и из чего. Пошаговая инструкция

Теракт в «Крокус Сити Холле». Главное на утро 29 марта

Россия заблокировала резолюцию США по санкциям против Северной Кореи в СБ ООН

Экология в России и мире

Творческая встреча с искателем приключений состоится в Симферополе

Признаки интернет-зависимости

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)

США включили ряд российских блокчейн-платформ в список SDN

Спорт в России и мире

Битые корты: Медведев и Александрова вышли в четвертьфинал Miami Open

Россиянка покинула WTA-1000 из-за проблем со здоровьем

Виктория Азаренко вышла в полуфинал турнира WTA-1000 в Майами

Теннисистка Касаткина отреагировала на высказывания Винер о россиянах

Moscow.media

Utrace выходит на рынок цифровой маркировки консервной продукции

 В Ставрополе проведена очередная проверка о соблюдении гражданами, получившими гражданство России, требований действующего законодательства по воинскому учету

В Москве начали тестировать самокаты с номерами, а в Саратове ввели запрет на передвижение

Российская компания ЭНКОСТ выходит на рынок Казахстана











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Кинолога из Новосибирска обвинили в мошенничестве после теракта в "Крокус Сити Холле"

Лавров: общение западных послов с властями России будут согласовывать отдельно

«Неприменение смертной казни – это заблуждение»

Суровые условия Забайкалья испытали на себе туристы из Карелии