(Лениногорск, 29 октябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы» , Розалия Мостафина). Лениногорск районының Яңа Шөгер авылында зур, изге эшкә — һәйкәл төзүгә тотынганнар. Бөек Ватан сугышы башлангач, Яңа Шөгердән 116 кеше фронтка, ил азатлыгы өчен китә. Шуларның 56сы — чит җирләрдә ятып кала, 60 кешегә туган ягына кайтырга насыйп була. Яңа Шөгердәге кечкенә генә һәйкәл еллар узу белән искергән, ташлары ишелә башлаган булган. Яңа һәйкәлнең проекты белән хәйрия проектларының инициатив төркеме — «Творцы жизни» кызыксынган. Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе татарларының билгеле шәхесе Дамир Исмәгыйль улы Шәриповның тууына 25 октябрьдә 90 ел була. Аның турында «Өмет» газетасында Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзасы Җәмил Хәкимов истәлекләре чыкты. Аның Чардаклы районы халкына һәм татар милләтенә багышланган хезмәтләре бүген дә күңелләрдә саклана. Ул гомер юлын башкаларга үрнәк итеп узды. Шул чорда эшләгән күпчелек җитәкчеләр, бигрәк тә гади халык аны зур хөрмәт белән искә алалар. Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда Уфаның элеккеге мэры Өлфәт Мостафинга һәйкәл ачу тантанасы булды. Мемориал комплекс Чакмагыш районының Иске Ихсан авылында Өлфәт Мостафин җирләнгән зиратта урнашкан. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, төбәк хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров, Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, башка рәсми затлар катнашты. Бу хакта « Башинформ » хәбәр итә. «Ул вакыттагы вакыйгалар кичәгедәй күз алдына килеп баса. Һәм мин тагын табибларга зур рәхмәт әйтергә телим... Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Ноябрьдә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге Татарстанда яшәүче Ленинград блокадачыларына 50 мең сум түләячәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия, Латвия, Литва һәм Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия республикалары һәм Приднестровье территориясендә даими яшәүче, «Ленинград оборонасы өчен» медале яки «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән РФ гражданнары бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум күләмендә акча алачак. Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең « Туган як » газетасында Кызыл Октябрь районының җирле үзидарə башлыгы Риант Җәләловның Əсма апа Сөлəймановага багышланган язмасы чыкты. Аллаһы боерса, килəсе елда балалар укыта башлавының 80 еллыгын каршы алучы хөрмəтле мөгаллимəбез, Өчкүлдə яшəүче Кочко-Пожар кызы, сугыш чоры баласы Əсма апа Сөлəйманова 27 октябрьдə, үзенең 97 яшен тутырды. Шул уңайдан, район хакимияте исеменнəн кадерле бəйрəм сəбəпчесен олуг игътибарга лаек булган туган көне белəн ихластан котлыйм. Читать дальше...
В обращении к татарстанцам Государственный Совестник Республики Татарстан Минтимер Шаймиев призвал всех принять участие во Всероссийской переписи населения, тем самым выразить свою гражданскую позицию.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Ноябрьдә Татарстан башкаласында уртача һава температурасы нормадан бераз югары булачак. «Казанда уртача айлык температура норма буенча гадәттә -4,5 градус була. Әмма киләсе айда ул нормадан бераз югары, ә явым-төшем нормадан түбән, дип фаразлана. Шәһәрдә норма буенча явым-төшем 44-50 мм булырга тиеш. Гадәттә мондый озак вакытка фаразлар 60-70 процентка аклана», — диде профессор, Казан университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. Читать дальше...
Умерли 3 женщины 1955, 1960, 1974 года рождения и 5 мужчин 1934, 1938,1941, 1942, 1955 года рождения.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә 1941, 1955, 1942, 1938, 1934 елларда туган биш ир-ат һәм 1974, 1960, 1955 елларда туган өч хатын-кыз ковид корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 29 октябрьгә булган мәгълүмат буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 971 үлем очрагы теркәлгән.
С 01.11.2021 по 03.11.2021 УФНС по РТ уходит на объявленные нерабочие дни, поэтому запускается телефон «горячей линии».
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов Россия Театр эшлеклеләре берлегенең милли театрлары кабинеты сәркатибе итеп сайланды. Россия Театр эшлеклеләре берлегенең 23 октябрьдә узган VIII съезды нәтиҗәләре буенча шул хакта билгеле булды, дип яза «Башинформ» . «Айрат Әхтәм улының тәҗрибәсе һәм профессионаллыгы РФ Театр эшлеклеләре берлегенең бөтен Россиядә милли театрларының киләчәге өчен җавап бирә торган мөһим... Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда автомобиль йөртүчеләрне җәйге резиналарны кышкыга алыштыру турында алдан ук кайгыртырга чакыралар. «Барыбыз да алда елның салкын вакыты көтелүен яхшы аңлауга карамастан, практика күрсәткәнчә, кызганычка, кыш һәрвакыт көтмәгәндә килә. Шул ук вакытта безнең кайбер автоһәвәскәрләр соңгы чиккә кадәр җәйге шиналар куелган килеш йөрүне дәвам итә», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов. Читать дальше...
Гильмутдинов Гайфутдин Гильмутдинович(биография)гвардии сержант СА,Герой Советского Союза, командир пулемётного отделения родился 13 января 1913 года в селе Смаиль Балтасинского района Республики Татарстан в крестьянской семье. Получил начальное образование, работал в колхозе, затем шахтёром в городе Горловка Сталинской области Украинской ССР. В 1939—1940 годах проходил… Далее
Сүз беренче чиратта кирәкле азык-төлек турында бара.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Омск шәһәрендә Татарстанның «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Бәйрәм тамашасы хуҗаларның — Омск өлкәсенең «Умырзая» татар-башкорт халык ансамбле чыгышы белән башланып китте. Залга җыелган халыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев сәламләде. Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Эш бирүченең Covid-19 инфекциясеннән прививкадан баш тарткан хезмәткәрләрне эш хакын түләмичә эштән читләштерергә хокукы бар. «РФ Хезмәт кодексының 76 маддәсенең 3 бүлеге нигезендә, прививкадан баш тарткан хезмәткәрне эш бирүче хезмәт хакын сакламыйча читләштерергә хокуклы. Мондый хезмәткәрләрне эштән читләштерү процедурасы Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтнең «Коронавирустан прививка ясатмаган хезмәткәрне эштән читләштерү мөмкинлеге турында»гы хатында аңлатылды... Читать дальше...
(Пенза, 29 октябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Пенза өлкәсенең татар милли автономиясе Халыклар дуслыгы көне уңаеннан төрле милләт вәкилләре белән түгәрәк өстәл оештырды. Пенза татар яшьләре төрле милләт вәкилләрен бергә җыйды. Татар, рус, мордва, чуваш, таҗик, азәрбәйҗан — барысы тугыз милләт вәкиле үзләре һәм проектлары белән таныштырды. Һәр милләт үзенең милли ашларын әзерләгән иде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре дә катнашты. Татарстанда үткәрелә торган проектлар белән халыкара... Читать дальше...
По традиции, в последнее воскресенье октября работники отрасли автомобильного транспорта отмечают свой профессиональный праздник.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җанисәп уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. «Кадерле милләттәшләр! Бөтенроссия халык исәбен алу — илнең бөтен халкы катнаша торган, ил үсеше өчен кирәкле, даими үткәрелүче чара. Аңа катнашу — ирекле гамәл, һәркемнең үз ихтыярында. Телне, милләтне саклау күзлегеннән карасак, җанисәп — безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның иң ачык күрсәткече. Һәрберебез үз нәселенең, үз гаиләсенең үткәненә күз салсын. Читать дальше...
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Бүген Кукмарада район мәгълүмат үзәгенең яңа офисын ачу тантанасы булды. Биредәге «Хезмәт даны» газетасы, «Кукмара-24» телекомпаниясе, «Кукмара авазы» радиосы һәм «Кукмара-яңалыклар» интернет-порталы капиталь ремонтланган заманча бинада урнаша. Аларны «Татмедиа»ның филиалы — «Кукмара-информ» берләштерде. Мондый карар күптән түгел, 2021 елның маенда, Кукмараның үз телевидениесе формалашуы белән барлыкка килде. Барлык редакцияләрне дә техник җиһазларны... Читать дальше...
Порядка 50 профессиональных водителей в нурлатском автопредприятии. Почти все с большим водительским стажем.
Бу хактагы гариза 29 октябрь көнне АКШ дәүләт департаменты сайтында чыккан.
Она - победитель конкурса «Лучший почтальон», организованного «Нурлат-информом». Лилия Абузаровна подписала наибольшее количество экземпляров «районки» на второе полугодие текущего года.
В Нурлатском районе большое внимание уделяется сельскому хозяйству.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы республиканың бер миллион биш йөзенче кеше прививка ясаткан. Ул — Казанда яшәүче 26 яшьлек Юлия Сабирова. Кыз прививканы кичә, аның сүзләренчә, йорты янында урнашкан «Мега»да вакциналаштыру пунктында ясаган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Юлиянең әнисе, әбисе һәм бабасы коронавирус инфекциясен кичергән, бабасы әле дә хастаханәдә, әмма төзәлүгә бара. Юля үз сәламәтлеге турында кайгыртып, привика ясатырга карар иткән. Читать дальше...