Абдрезаков Али Касимович (биография) гвардии старший лейтенант СА, Герой Советского Союза,командир отделения 614-го отдельного стрелкового батальона родился 21 декабря 1912 года в селе Старое Тимошкино Барышского района Ульяновской области в крестьянской семье. Окончив в 1935 году сельскохозяйственный техникум,работал зоотехником. До… Далее
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татар хатын-кызларының Мөслим районындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Олы Чакмак авыл җирлегендә узды. Ул «Милли таба ашлары» дип исемләнде. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара килен төшерү күренешеннән башланып китте. Бер дә юкка түгел, чөнки берничә көннән авылга гүзәл татар кызы килен булып төшәчәк. Әлеге күркәм йола яшь кәләшне каршылауда да чагылыш таба. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чарага җирлектә гомер итүче рус... Читать дальше...
Казанда республикакүләм "Акыл фабрикасы" белем бирү форумы узачак. "Акыл фабрикасы" проектының мондый зур күләмле чарасы беренче тапкыр оештырыла.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан өчен Ислам дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлек итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Рәисе, РФ Закон чыгаручылар советының халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Россия - Ислам дөньясы: парламентара хезмәттәшлек» дип аталган видеоконференциядә чыгыш ясаганда белдерде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без Стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеген сәүдә тармагында... Читать дальше...
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Россия төбәкләрендә аналар һәм балалар үлемен киметү мәсьәләләре буенча коллегия утырышы үткән. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистларга Россиядә, шул исәптән Татарстанда, яңа туган балалар үлеме кимүе күзәтелгәнен әйтте. «Аналар үлеме белән вазгыять ковид нәтиҗәсендә катлаулырак. Бүген коллегиядә аналар һәм балалар үлемен киметү буенча төгәл күрсәтмәләр ишеттек. Үлемне киметү өчен юл картасын төзү кирәк», — диде министр. Читать дальше...
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Синоптиклар фаразлаганча, көндезге сәгатьләрдә секундына 15 метрга кадәр көчле җил күтәрелергә мөмкин, калган вакытта талгын җил исә. Төнлә температура -3тән 2 градуска кадәр, көндез 2-7 градус тирәсендә торачак.
Русиядә беренче булып Хакасиядә комендант сәгате гамәлгә кертелә, берничә шәһәрдә җәмәгать транспорты эше туктатылачак.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда 48 комплекстагы 20нче йортта (48/20) шартлау вакытында зыян күргән кешеләргә акча җыю өчен исәп-хисап счеты ачылды. Барлык битараф булмаган кешеләр фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итә ала. Бу хакта Чаллы мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр ителә. Башкарма комитет йөкләмәсе буенча ВТБ банкының Чаллы филиалында 40703810400494000169 номерлы исәп-хисап счеты ачылды. Түләү реквизитлары: БИК 044525411 Банкның исеме: ВТБ банкының (ГАҖ) Мәскәү... Читать дальше...
(Уфа, 26 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Китап» милли радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим…» автотуры вакытындагы чыгышларны күрә алмаучылар өчен Инстаграмда онлайн-концерт оештыра. Туры эфир «Китап» радиосының, «Интертат» электрон газетасының һәм «MINGAZOV» беренче татар кавер төркеменең Инстаграм сәхифәләрендә була. Эфир вакытында караучыларның сорауларына да җавап бирәчәкләр. Трансляция берничә минуттан башлана.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Риваять» төркеменең эшчәнлеген югары бәяләде. «Риваять» этнотөркеме халкыбызның мәдәни мирасын үстерүдә зур роль уйный. Татар халык авыз иҗатында туган телебез дә, әдәбиятыбыз да, тарихыбыз да, гореф-гадәтләребез дә, йолаларыбыз да чагыла. Бүгенге көндә халык авыз иҗатын күбесенчә урта һәм өлкән буын үз итә. Аны яшьләргә дә сәнгати югарылыкта җиткерүләре өчен «Риваять» этнотөркеменә рәхмәтемне әйтәм»... Читать дальше...
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галим, рус телле балаларга татар теле дәреслекләре һәм программалары авторы Николай Максимов татар телендә сөйләшү өчен 200 сүзне белү җитә дип саный «Сөйләм теленең синтаксик төзелеше бөтен халыкларда да бертөрле. Без югары уку йортында инглиз телен өйрәндек. Ләкин бер кеше дә инглизчә сөйләшә белмәде, чөнки безне инглизчә сөйләшергә өйрәтмәделәр. Без ятладык һәм укыдык. Мин татар теленә бернинди грамматика кулланмыйча өйрәтәм. Моның өчен 200 сүзне белү җитә»... Читать дальше...
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбург шәһәренең «Автомобилист» командасын җиңде. Матч исәбе — 3:2. Уен Екатеринбургта узды. Беренче периодның дүртенче минутында «Автомобилист» хоккейчысы Алексей Макеев исәпне ачты (1:0). Алтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Стефан Да Коста «Авангард» өчен икенче алканы кертте. Ул 2020-2021 еллар сезонында «Ак Барс» составында уйнаган иде (2:0). Әлеге голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды... Читать дальше...
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлеме расланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Үлүчеләрнең бишесе - хатын-кыз. Алар 1929, 1950, 1957, 1961, 1970 елларда туган. Шулай ук 1951, 1954, 1957 һәм 1962 елларда туган дүрт ир-атның гомере өзелгән. Шулай итеп, Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында барлыгы Татарстанда яшәүче 948 кеше үлгән. Элек «Татар-информ» республикада тәүлек эчендә коронавирусның 176 очрагы ачыкланганлыгын хәбәр иткән иде.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казан Кремлендә Татарстанда эшләми торган көннәр форматы турындагы имеш-мимешләрне кире кактылар. Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, бу хакта, янәсе, Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы хәбәр итәргә тиеш булган. «Игътибарлы булуыгызны сорыйм! Оператив штаб мондый белдерү ясамады. Бу хәбәрне компетентсыз чыганакка сылтама белән бирү хаталы», - дип белдерде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Аның сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Риваять» этно-төркеме «Маңкорт» дип аталган видеоклип төшергән. «Быел без яңа клип төшердек. Без элеккеге һәм хәзерге „Маңкорт“ төшенчәсен бәйләдек. Аларның аермасы юк диярлек. Маңкорт үзенең кем икәнен, тарихын, милләтен, шәҗәрәсен белми торган кеше. Бүгенге маңкорт та шундый», — дип сөйләде төркемнең җитәкчесе Руслан Габитов. Видеода күренгәнчә, маңкорт табигатьтә уяна һәм үзенең кем икәнен аңлый башлый. Аның куллары һәм аяклары богаулы. Ул музыка тавышына бара. Читать дальше...
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус белән авыручыларны дәвалауда киңәшләрнең яңа версиясен эшли башлады. Үзгәрешләр арасында Covid-19 һәм гриппка бер үк вакытта вакцинация ясату турында мәгълүматлар була, дип сөйләде ведомствоның йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече профессор Владимир Чуланов. Грипп һәм коронавируска бер үк вакытта прививкалар сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җомга көнне, 22 октябрьдә, рөхсәт ителде. «Хәзер инде 14нче версия эшләнә... Читать дальше...
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан йөрәк трансплантациясе операцияләрен арттырырга ниятли. «Безнең алда йөрәк күчереп утырту операцияләрен арттыру бурычы тора», — диде Республика клиник хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин журналистларга. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье республикада йөрәк күчереп утырту технологиясе акрын үсеш алганын әйтте. Әлегә кадәр Татарстанда бер елда ике йөрәк күчереп утыртылган. Читать дальше...
Сегодня участники побывали на родине татарского поэта Роберта Миннуллина.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Автобуска республиканың Зәй районында Поручиково авылы янында ут капкан булган. Яныннан узып баручы шаһитлар «ПАЗ» автобусы януын видеога төшергән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, автобус вахта йөртүчеләрнеке икәнлеге ачыкланган. Нәтиҗәдә, бер кеше дә зыян күрмәгән. Салонда булган барлык кеше – дүрт пассажир һәм шофер – автобустан чыгарга өлгергән. Читать дальше...
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бөтенроссия халык санын алуның беренче 10 көне нәтиҗәләре буенча, Татарстан миллионнан артык кешене санаган Россия төбәкләре унлыгына керде. Бу хакта бүген Татарстанстат хәбәр итте. «Авыр эпидемиологик вазгыятькә карамастан, татарстанлыларның гомуми саныннан 64 проценты исәпкә алучыларга ышаныч күрсәткән - алар исәпкә алуның көндезге формасын сайлаганнар, шулай ук стационар участокларда, шул исәптән Күп функцияле үзәкләрдә исәпкә алынганнар. Читать дальше...
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россиядә 60 меңгә якын бала коронавирус йогышы белән авырый. Шул ук вакытта кече яшьтәге авыручыларның яртысында вирус билгеләре кискенләшә, дип сөйләде РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. «Бүген кечкенә пациентлар арасыннан без 50 проценттан артыгында көчле вирус авыруларын күрәбез. Бүгенге көндә илдә барлыгы 60 меңгә якын бала медицина персоналында дәвалана», - дип сөйләде ведомство башлыгы Covid-19га каршы көрәш буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Координация советы утырышында.
Миннруй Минияхметовна Шарипова, проживающая в селе Бурметьево, сегодня отмечает знаменательное событие – ей исполнилось 90 лет.
Сергей Ивановның җәза мөдәтен сигез айга кыскартканнар, әмма бу хактагы мәхкәмә карарының күчерелмәсен колониягә бары тик ир язмача мөрәҗәгать иткәннән соң гына җибәргәннәр.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы елларда Татарстанда трансплантологиянең төрле юнәлешләре буенча уңай тенденция күзәтелә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье журналистларга шул хакта әйтте. Ул республикада бигрәк тә бөер, бавыр күчереп утырту очраклары артканын искәртте. «Бөер күчереп утырту зур темп белән үсеш алырга тиеш. Диализга караганда ул отышлырак, диализ ул чыгымлы, бөер күчереп утырту акчага экономия дә, пациент өчен дә башка тормыш. Читать дальше...
(Башкортстан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» милли радиосы һәм «MINGAZOV» кавер төркеме «Мин матурлык эзләп йөрим…» автойөреше кысаларындагы чыгышын Башкортстанның Чакмагыш районында тәкъдим итә алмады. Җирле түрәләр һәм полиция автомарафонны кире борып җибәрде. «Бездән рөхсәт юк. Алдан кисәтергә иде», — дип артистларны Башкортстанның Чакмагыш районы Хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Әмирханов борып җибәрде. Чараны карарга берничә кеше килгән иде. Концерт булмаса да, аларга... Читать дальше...