(Әлки, 20 октябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Лия Мәрдегалләмова). Әлки һәм Спас районынңа яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз илләре президентын вакытыннан алда сайлауда катнашты. Күчмә сайлау комиссиясе 18 октябрьдә 16.00-20.00 сәгатьләрдә район мәдәният йортында эшләде. Анда сайлаучыларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Үзбәкстанның Казандагы генераль консульствасы вәкилләре каршы алды. Сайлаулар коронавирус пандемиясе таләпләренә туры китереп оештырылды. Тамара Кучкарова Түбән Әлкидә яши, сәүдә тармагында эшли. Читать дальше...
(Башкортстан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы халкы биредә 300 елдан артык татарлар гына яшәвен исбатлаган китап чыгарган. «Бабай утары» этномузеенда Төмәнәк авылына багышланган «Оныкларыбызга» китабы тәкъдим ителде. «Китапта балаларыбызга, оныкларыбызга әйтер сүзләребез, амәнәтләребез теркәлгән. Аның җанисәп алу чорында чыгуы бик хәерле күренеш. Югыйсә, соңгы елларда алынган җанисәптә аянычлы хәлләр күзәтелә», — ди китапның идея авторы һәм иганәчесе Фәнир Галимов. Читать дальше...
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бөтенроссия халык санын алу, илдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан ителүгә карамастан, гадәти режимда узачак. Бу хакта Росстат матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Исәпкә алучылар йортларда йөрүләрен дәвам итәчәк, әмма санитар чаралар көчәйтеләчәк. Аерым алганда, алар кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк һәм Covid-19 тестларын даими рәвештә тапшырачак.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча татарлар саны, ким дигәндә, булганча сакланачак. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Парламент газетасы»на биргән интервьюсында әнә шундый фикер белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. «Бу халык санын алу нәтиҗәләре буенча халыкның татар өлеше саны, ким дигәндә, сакланыр дип уйлыйм. Статистика буенча, татар гаиләләрендә туучылар саны рус торак пунктларындагыга караганда күпкә югарырак. Бернинди үпкәләүләр булмасын»... Читать дальше...
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чит ил ватандашларның Россиягә чараларга барулары өчен түләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул «Парламент газетасы»на биргән интервьюсында белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. «Татарстан - күпмилләтле республика, шул ук вакытта татарлар- Россиядә сан ягыннан икенче милләт һәм безнең башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә ватандашларыбыз күп. Безгә татарлар белән элемтәләрне, үзбилгеләнгәнлекне, аларның туган телебезне... Читать дальше...
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»).Татарстанның тагын сигез кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Алар биш хатын-кыз һәм өч ир-ат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татарстанда коронавирустан үлүнең сигез очрагы расланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода. Covid-19 вирусыннан 1933, 1951, 1956, 1961 һәм 1962 елларда туган хатын-кызлар; 1945, 1951 һәм 1960 елларда туган ир-атлар вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Читать дальше...
(Әлмәт, 20 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәкил Сафин фикеренчә, «Татнефть» тормышка ашырган бу премия язучыларны дәртләндереп, сәләтләрен арттырып тора. «Премияне олы, урта буын язучылар, яшьләр дә ала. Саҗидә апа яшьләрне дә, өлкәннәрне дә бергә җыйды», — диде ул Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVI әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасында. Фәкил... Читать дальше...
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Иртәгә, 21 октябрьдә, Татарстанда һава шартларының сизелерлек начарлануы, кар явуы көтелә. Бу хакта бүген ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. «21 октябрьдә иртән, көндез һәм кич республика территориясендә һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Төньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронты үткәндә кар, юеш кар, яңгыр явачак, көньяк-көнбатыштан көчле җил секундына 17-22 метрга кадәр фаразлана, явым-төшемнәр аркасында күз күреме сизелерлек начарлануы көтелә»... Читать дальше...
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда эшчеләрнең хезмәт хакын саклап калып, вакытыннан алдарак эшләми торган көннәр кертелмәячәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Республиканың оператив штабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка төбәктә актуаль эпидемиологик вазгыять һәм федераль оператив штаб тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар турында хәбәр итте», — диде агентлыкның әңгәмәдәше. Доклад нәтиҗәләре буенча һәм республиканың... Читать дальше...
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коллективта вакцинация хәтта 80 процент булганда да прививкадан баш тарткан хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. «Безнең коллективларда вакцина ясаткан һәм медицина буенча каршы күрсәткечләре булган кешеләр эшләвен дәвам итә. Читать дальше...
Об этом решении рассказала руководитель пресс-службы Президента РТ Лилия Галимова.
Моңа кадәр федераль хакимият Татарстан кебек авыр булган төбәкләргә ял көннәрен 23 октябрьдән игълан итәргә тәкъдим иткән иде.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанлыларның Бөтенроссия халык санын алуда катнашуы бик мөһим, чөнки аның нәтиҗәләрен исәпкә алып, социаль программалар эшләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органында (Татарстанстат) хәбәр иттеләр. «Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр бара. Россия халкының алдагы халык санын алу 2010 елда узды. Узган еллар эчендә безнең ил бик үзгәрде. Читать дальше...
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясенең яңа дулкыны кискен күтәрелешен бетерергә кирәк, моның өчен илдә вакцинация темпларын арттыру мөһим. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә белдерде. «Безнең бу чорны узу өчен ике генә ысулыбыз бар — чирләп терелү яки вакцина ясату. Билгеле, вакцина ясату яхшырак. Ни өчен әле авыруны һәм аның авыр нәтиҗәләрен көтәргә? Зинһар өчен, җаваплылык күрсәтегез... Читать дальше...
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген ТР Иҗтимагый палатасында Татарстанның социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча массакүләм матбугат чараларының V конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты. «Бүген республиканың коммерцияле булмаган секторы күп балалы гаиләләргә һәм өлкәннәргә... Читать дальше...
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе якшәмбе мәктәбендә яңа уку елы башланган, быел анда олылар да йөри. «Узган атнада беренче дәрес узды. Пандемия сәбәпле мәктәпнең эше тукталып торган иде. Пандемиягә кадәр яшьләр һәм балалар төркеме бар иде, анда кырыклап бала йөрде. Быел олылар төркеме дә җыелды, алар үзләре теләк белдерде», — дип сөйләде якшәмбе мәктәбендә татар телен укытучы Алсу Гайнетдинова. Ел дәвамында татар теле дәресләрен ике мөгаллим укытачак. Читать дальше...
(Әлмәт, 20 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманованың иҗаты хәзер дә бөеклеген югалтмый дигән фикердә. «Саҗидә Сөләйманова исеме Әлмәт белән, алтын, кызыл миләшле көз белән тәңгәл килә. Бүген дә ул иҗатының алтын бөеклеген дәлилли», — диде ул Саҗидә Сөләйманованың Әлмәт шәһәрендә урнашкан бюстына чәчәкләр салу тантанасы алдыннан. Аның сүзләренчә, Әлмәт тамашачысы, укучысы Саҗидә Сөләйманованың образын башкача кабул итә, яшәтә. Читать дальше...
Татарстанстат рассказал о важности проходимой в эти дни Всероссийской переписи населения.
Она -последняя из 16 по программе 2021 года. Благоустроенный двор объединяет 9 многоквартирных домов по улицам Кариева, Тимерзянова.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Якын арада Татарстанга коронавируска каршы «КовиВак» вакцинасы кайтарылмаячак. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфирда баш эпидемиолог, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде. «Якынча белешмә буенча, якын арада „КовиВак“ вакцинасы булмаячак. Бу аны көтәргә сәбәп түгел — вәзгыять авыр, киеренке, саклану һәм тыныч булу өчен булган вакцинаны ясарга кирәк», — дип сөйләде Дмитрий Лопушов. Читать дальше...
Глава района побывал на строительном объекте - капитальном ремонте нурлатского детского сада «Алсу» и высказал свои предложения представителям подрядных организаций.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Республикасында эшләми торган көннәрне алданрак кертү турындагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Covid-19 вирусы таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб кабул итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде. «Әлеге мәсьәләне оператив штаб әгъзаларына республика җитәкчесе белән бергә карарга кирәк», — диде ТР Премьер-министры урынбасары. Читать дальше...
В редакционном проекте, посвященном 90-летию со дня выхода первого номера районной газеты «Дуслык» («Дружба», «Туслах»), а также Году родных языков и народного единства, самое активное участие приняла Милана Ильдиярова.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясе белән авыручылар күп булган төбәкләргә кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә кушты. «Бу катлаулы вазгыятьтә сәламәтлек саклау системасы өзеклексез эшләргә тиеш. Хөкүмәтне көндәлек режимда дарулар, кислород җитәрлек булуын тикшереп торуын, вазгыятьне контрольдә тотуларын сорыйм», — диде Президент РФ Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда. Путин аерым субъектларга «кул белән эшли торган режимда ярдәм кирәк» диде. Читать дальше...
Русиянең җанисәп нәтиҗәләре, шул исәптән аннексияләнгән Кырымда туплаган мәгълүмат ничек кулланыла ала? Бу җанисәп нәтиҗәләре ышанычлы булачакмы? Кырымдагы җанисәп нәтиҗәләре анда милләтләр нисбәтенең ничек үзгәртәчәк? Крым.Реалии бу турыда экспертлар фикерен белешкән.