(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан Лемаев исемендәге «Бигеш» аэропортыннан очучы 500 000нче пассажир теркәлгән. Ул «Россия» авиакомпаниясе рейсында очкан. Мондый күрсәткечкә октябрь аена маршрут челтәренең динамик үсеше һәм билетларга тарифлар үзгәрү сәбәпле ирешелгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Мисал өчен, гыйнвардан Red Wings авиакомпаниясе тарафыннан Мәскәүгә, Сургут һәм Минераль Суларга рейслар ачылган. «Азимут» авиакомпаниясе маршрут челтәрен... Читать дальше...
Гайнутдинов Исмагил Галеевич(биография)первый татарский архитектор,заслуженный деятель искусств ТАССР, Башкирской АССР и Северо-Осетинской АССР,профессор родился 10 февраля 1908 в селе Большие Менгеры Казанского уезда Казанской губернии,ныне Атнинского район РТ. в 1924—1927 гг. обучался в школе-семилетке № 2 города Челябинска. В 1927… Далее
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда Сидоровка бистәсендә бер бүлмәле фатирны бары тик 420 мең сумга гына сатып алырга мөмкин. Торак 1970 елда төзелгән тулай торакта урнашкан. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә. Фатирны банкларның берсе электрон аукцион аша сата. Фатирның гомуми мәйданы - 17,8 квадрат метр, кухня - 5 метр. Килешүне рәсмиләштергәндә ипотека кредиты һәм ана капиталын кулланырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Минск шәһәренең «Динамо»сына оттырды. Матч исәбе — 3:4. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Беренче периодның ундүртенче минутында исәп ачылды, алканы «Динамо» һөҗүмчесе Маттиас Теденбю кертте (0:1). Периодның соңгы минутында «Ак Барс» хоккейчысы Николай Коваленко исәпне тигезләштерде (1:1). Икенче период. Дүртенче минутта Илья Сафонов «Динамо» капкасына гол кертте (2:1). Унөченче минутта исәп яңадан тигезләште... Читать дальше...
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). «Рубин» командасы составында ике тапкыр Россия чемпионы булган 41 яшьлек Гёкдениз Карадениз Казанга килде. Карадениз Татарстан мөфтие Камил хәзрәт белән очрашкан һәм мөселманнар арасында спорт үсеше турыда фикерләшкән. Шулай ук Карадениз һәм Камил хәзрәт Карадениз мәчете төзелеше турында да сөйләшкән. Әлеге мәчетне футболчы үз акчасына төзи. «Бүген Диния нәзарәтендә „Рубин“ футбол командасының элекке уенчысы Гёкдениз Карадениз булды. Танылган спортчы Стамбулдан Казанга бер атнага килгән. Читать дальше...
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Дәүләт Думасында һәм Россия Федерация Советында берничә очрашуда катнашты. Дәүләт Советы Рәисе «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы һәм Генераль Советы уртак утырышында да катнашты, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте. Партиянең Югары Советы һәм Генераль советы утырышында узган сайлау кампаниясе йомгаклары турында фикер алыштылар. Читать дальше...
Акция на территории Нурлатского района в частности и всей Республики Татарстан в целом пройдет с 5 по 15 октября текущего года.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү хакимияте мәктәпләрдә коронавируска эксперсс-тест системасы кертү мөмкинлеген карый. Мәскәү мэры Сергей Собянин белдергәнчә, бу белем бирү оешмаларында нормаль эш режимын тәэмин итәргә булышачак. «Мәктәпләрдә экспресс-тестлар кертү алымнарын, укучыларны нинди ешлыкта тикшерү юлларын эзләячәкбез. Беренче чиратта, мәктәпләрнең нормаль эш режимын тәэмин итү өчен авыру очраклары күп булган җирләрдә кертеләчәк», — дип яза Сергей Собянинга сылтама белән ТАСС агентлыгы. Читать дальше...
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 15 октябрьдә Санкт-Петербургның Дәүләт академия капелласында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Россия композиторлар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның иҗат кичәсе була. Кичәдә Станислав Малышев, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, шулай ук София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге оркестры катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге. Тамашага чакыру билетлары белән кертәләр. Читать дальше...
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанда гражданнарны кабул итәчәкләр. Белгечләр коммуналь түләүләр, торак турындагы законнар, хезмәтләргә түләүләр өчен ташламалар һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклау буенча республика халкына консультация бирәчәк. Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, Татарстан халкы өчен ачык ишекләр көнен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге оештыра. Халыкның сорауларына ТР Дәүләт торак инспекциясенең лицензия контроле... Читать дальше...
Сегодня в Казани в культурно-развлекательном центре "Пирамида" прошло торжественное мероприятие, посвящённое празднованию Международного Дня учителя.
Нурлатский отдел ГИБДД предупреждает водителей о перекрытии движения на улице Советская от АЗС до перекрёстка с улицей Самаренкина.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше: 1950 һәм 1953 елгы ике ир-ат, 1940, 1951 һәм 1966 елгы өч хатын-кыз коронавирустан вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә расланды. Вирус идентификацияләнде», — диелә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 5 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 770 кеше ковидтан вафат булган.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда бер хатын-кызның кибеттә ике кыз янына килеп, берсен идәнгә егуы һәм аяклары белән тибеп кыйнавы видеога эләккән. Социаль челтәрләрдә барлыкка килгән видеоның авторы әйткәнчә, зыян күргән кызга 11 яшь. Кибет хезмәткәре бу хәлгә катышмаган. «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Чаллының күзәтчелек ведомствосы полициягә әлеге хәлне тикшерергә йөкләмә биргән. Тикшерү барышын һәм аның нәтиҗәләрен прокуратура контрольдә тота.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә кайбер өлкәләрдә эшләү өчен яшүсмерләрне яллауны гадиләштерергә планлаштыралар. «Бүген цифрлы технологияләр һәм креатив индустрияләр үсеше яшьләргә үзләренең кызыксынучылары ярдәмендә акча эшләргә, программа продуктлары ясарга, фотога төшерергә, блог алып барырга, дизайн яки графика буенча заказлар башкарырга ярдәм итә», — диде Россиянең Хезмәт министры Антон Котяков Президент Владимир Путинның Хөкүмәт белән киңәшмәсендә Министр сүзләренчә, моның өчен кайбер законнарны үзгәртергә туры киләчәк. Читать дальше...
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 2022 елга һәм пландагы 2023-2024 елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Документ профильле комитетларда тикшерелгәч, парламентта төп финанс законы буенча фикер алышулар башланачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бюджет турында закон проекты Дәүләт Советына алынды, аның буенча эшлибез. Бюджет кодексында күздә тотылган барлык процедуралар үтәлде. 2022 елга керемнәр, агымдагы елдагы белән чагыштырганда... Читать дальше...
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә 67 төбәктә коронавирус инфекциясе очраклары арту күзәтелә, дип белдерде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова. «Илдәге 67 төбәктә авыручылар саны артуы күзәтелә», — диде ул Хөкүмәт әгъзалары белән Президент Владимир Путин уздырган очрашуда. Вице-премьер әйткәнчә, экспертлар фаразлаганча, көзге-кышкы сезон башлануга илдә эпидемиологик вазгыять катлауланган. Татьяна Голикова балаларга, коронавирустан прививка ясатканнарга һәм ковид белән авырган кешеләргә... Читать дальше...
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы прививка ясатучыларны белешмә булган өчен түгел, ә вакцинация вакытында бүләкләргә кирәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. «Кичә миңа Хөкүмәт Рәисе бу план турында әйтте. Моны белешмә булган өчен түгел, ә вакцина ясатканда бүләкләрлек итеп оештырырга кирәк», — диде Президент Россия Хөкүмәте әгъзалары белән онлайн очрашуда. Киңәшмәдә вице-премьер Татьяна Голикова 2021 ел ахырына кадәр коронавирустан вакцина ясатучылар арасында ай саен лотерея уйнатырга тәкъдим итте... Читать дальше...
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Педагогларның эше — бәйләп бетергесез намуслы хезмәт, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе лауреатлары һәм финалистлары белән очрашуда. Дәүләт башлыгы онлайн-конференция режимында мөгаллимнәрне Укытучылар көне белән котлады, аларга ил киләчәгенә бәһасез өлеш кертүләре өчен рәхмәт әйтте, «Россия балаларының язмышы — Россиянең һәм аның киләчәгенең язмышы» дип белдерде. «Россиядәге барлык укытучыларны бу матур бәйрәм белән котлыйм. Читать дальше...
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның 175 нче гимназиясе педагогларына һәм хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы республиканың Хөкүмәт Йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Алексей Песошин гимназия укытучыларын һәм хезмәткәрләрен Халыкара укытучылар көне белән котлады. Ул аларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, нык сәламәтлек, ниятләренең тормышка ашуын теләде. Читать дальше...
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина Татарстанлыларның Бөтенроссия халык санын алуда элеккечә актив буласыларына өметләнә. «Татарстанда җанисәптә катнашучылар саны һәрвакыт күп булды. Монда катнашудан баш тартучыларның өлеше бер процентка да тулмый иде. Мин кешеләрнең үзаңы традицион рәвештә югары дәрәҗәдә калыр дип өметләнәм», — диде Наталья Гатауллина ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Читать дальше...
Мәскәү мәхкәмәсе Идрак Мирзализаденең Русия эчке эшләр министрлыгына каршы дәгъвасын өлешчә канәгатьләндергән һәм кәмитчегә илгә керүне “акылга ярашлы” вакытка тыярга кушкан.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Самараның « Бердәмлек » газетасында Эльмира Шәвәлиева татар-болгар тарихы, ислам дине, мәчетләре белән кызыксынучы Анна Князева белән таныштырды. Кызыксынучан кеше гомере буе үсәргә, камилләшергә тырыша. Тормыш бит ул имтихан кебек, кешене гел сынап тора — көчлеме ул, укымышлымы? Анна Федор кызы Князева шундый ихтыяр көче булган укымышлы кешеләрнең берсе ул. Тарихчы-педагог стажы 14 ел гына булуына карамастан, ул берничә китап, берничә буклет язып бастырган галим дә. Читать дальше...
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан вафат булучылар саны буенча кабат антирекорд куелды. Узган тәүлектә 895 кеше вафат булган. Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, үлем очракларының иң күбе Мәскәүдә (72 кеше), Санкт-Петербургта (58 кеше) һәм Мәскәү өлкәсендә (15 кеше) теркәлгән. Тулаем алганда узган тәүлектә ил төбәкләрендә коронавирусның 25 110 очрагы табылган. Авыручыларның артуы Мәскәүдә (3827), Санкт-Петербургта (1894), шулай ук Мәскәү (1788)... Читать дальше...
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова Россия мәгариф министрының киңәшчесе булачак. Ул бу эшне җәмәгать тәртибендә башкарачак. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте. Мария Голованова Ростов-на-Дону шәһәрендә «Россиянең ел укытучысы-2021» конкурсында Татарстан данын яклап, башта 85 укытучы арасыннан 15 лауреат исемлегенә эләкте. Аннары 15 лауреат арасыннан төп биш призер арасында игълан ителде. Мария Голованованың эш стажы 11 ел. Читать дальше...