(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). 29 октябрьдә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында 1879 елда төзелгән агач мәчетне ачарга җыеналар. Бүгенге көндә ул республиканың агачтан салынган иң борынгы мәчете. «Реставрация вакытында бура диварның 70 проценты саклап калынды. Намаз бүлмәләре интерьерларын ясадылар. Мәчет фасадларының тышкы ягын һәм декоратив элементларын эшләделәр», — диделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында. Читать дальше...
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 октябрьдә, Татарстанда һава шартлары начарланыр дип көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы була. Вакыты белән яңгыр, төнлә урыны белән җепшек кар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, көчәйгәндә тизлеге 15-16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар. Төнлә һава температурасы урыны белән +1..-4 градус (Казанда — +1..+3 градус) фаразлана. Читать дальше...
Гилязов Аяз Мирсаидович(биография) татарский писатель,народный писатель Республики Татарстан,Заслуженный деятель искусств ТАССР, РСФСР,лауреат Государственной премии Татарской АССР имени Габдуллы Тукая родился 17 января 1928 года в селе Сарманово Республики Татарстан ,в семье учителя. Детство провёл в деревне Верхний Багряж Заинского района… Далее
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2022 елда Татарстанда яшәүчеләр 119 көн ял көтә, 2021 ел белән чагыштырганда ике ял көненә кимрәк була. Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерү календарен чыгарды. «Татарстанда 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар — Раштуа бйәрәме, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне, 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне, 1 май — Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне, 12 июнь — Россия көне... Читать дальше...
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Самараның Похвистнево районының Мәчәләй авылыннан Шамил Мамышев « Бердәмлек » газетасында авылдашлары — фермерлар турында яза. Мөселман кешесенең җир йөзендәге яшәеше иманга һәм шәригать кануннарына корылган. Сабыр итеп, бер-берең белән аралашып яшәүнең кадерен белгәндә генә кыенлыкларны җиңеп була бит ул. Кызганычка, җиңеп чыга алмаслык сынаулар да бар. Шуларның берсе — коронавирус. Бик күп авылдашларыбыз шушы яман чирне йоктырып, бакыйлыкка китеп бардылар.... Читать дальше...
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын җиде кеше — дүрт хатын-кыз һәм өч ир-ат коронавирус корбаны булган. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1923, 1952, 1953 һәм 1958 елда туган хатын-кызлар һәм 1935, 1943 һәм 1959 елда туган ир-атлар Covid-19 авыруыннан вафат. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелә хәбәрдә. Шулай итеп, 27 октябрьгә мәгълүматлар буенча, республикада коронавирустан үлүчеләр саны 955 булды.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бакчада җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын кисәр вакыт җитте. Көзен агачларны дөрес итеп кисү турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында чыккан белешмә буенча, кайбер үсемлекләрне кышкы сынауларга дөрес әзерләргә кирәк, икенчеләре вегетация чорында стихиядән зыян күрергә өлгергән һәм аларга ашыгыч рәвештә белгеч катнашуы таләп ителә. Читать дальше...
(Әлмәт, 27 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» радиосының Казан-Уфа-Казан автойөрешендә катнашучылар маршруттагы соңгы шәһәр — Әлмәттә чыгыш ясады. Әлмәт татар дәүләт драма театры актерлары «Мин матурлык эзләп йөрим…» автойөрешендәгеләр өчен театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте. Аннары «MINGAZOV» беренче татар кавер төркеме төрле җырлар башкарды, «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова берничә шигырь сөйләде. «Әлмәттә Башкортстаннан чыккач чыгыш ясадык. Туймазыда матур итеп озаттылар... Читать дальше...
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев сүзләренчә, Россия Федерация Советының Конституцион закон чыгару комитеты башлыгы Андрей Клишас һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников керткән «Россия Федерациясе субъектларында гаммәви хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» закон чыгару инициативасы Россиянең федератив корылышы нигезләрен югалтуга китерәчәк. «Бу уңайдан республика Дәүләт Советы депутатлары үз фикерен белдерде... Читать дальше...
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен үткәрә торган «Минем җирем — Россия» Бөтенроссия конкурсына гаризалар быел 31 декабрьгә кадәр кабул ителә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта конкурста катнашуга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән йөздән артык гариза кабул ителгән.Россия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, хосусый авторлар, блогерлар һәм фотокорреспондентлар авыл тематикасы буенча үз проектларын тәкъдим итә ала. Читать дальше...
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Дәүләт Җыены — Корылтай депутатлары губернаторларның срогын нульгә әверелдерә торган, әмма барлык төбәкләр өчен «башлык» атамасын кертә торган закон проектын хуплаячак. Әлеге проект буенча 21 октябрьдә республика парламентының пленар утырышында фикер дә алышмаганнар. Шуңа күрә килешү телефон аша гына расланачак. Бу хакта « Пруфы.ру » басмасы хәбәр итә. Шул рәвешле, Башкортстан Корылтае депутатлары Татарстан хезмәттәшләрен хупламаячак. «Пруфы.ру»... Читать дальше...
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм аның Башкортстандагы коллегасы Азат Бадранов Бөтенроссия халык санын алу һәм «Китап» радиосы автомарафоны белән бәйле хәлләр буенча Уфада сөйләшүләр алып бара. Бу хакта билгеле этнополитолог Илдар Габдрафиков Facebook социаль челтәрендә үз сәхифәсендә хәбәр итә. «Җылы җил исте кебек тоела. Җылытыр дип өметләнәбез. Башкортстанның татар җәмәгатьчелеге һәм ике тугандаш республика вице-премьерлары белән очрашу», — дип язган ул. Читать дальше...
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Төбәк җитәкчеләренең вазифасы атамасын унификацияли торган яңа федераль закон проекты белгечләрдә сораулар тудыра, шуңа күрә укулар барышында күпсанлы төзәтмәләр кертмичә булмаячак. Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде. Аның сүзләренчә, әлеге закон проекты Дәүләт Думасына сентябрьдә үк кертелгән һәм ул йөздән артык биттән торган күләмле документны тәшкил итә. «Ул күп төрле сораулар... Читать дальше...
Шулай итеп Башкортстан президент атамасын саклап калырга теләгән Татарстанга каршы чыга.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Үзәкнең төбәкләр белән хезмәттәшлекне унификацияләү буенча федераль закон чыгару инициативасы илнең федератив нигезләрен боза һәм төбәкләрнең вәкаләтләренә тыкшына. Ул Татарстан Президенты вазифасын бетерүне күз алдында тота. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» журналистларына шул хакта сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген федераль парламентның профильле комитетында инициатива буенча чираттагы фикер алышу узды. Дискуссиядә республикадан депутатлар да катнашты. Читать дальше...
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Башкортстан вице-премьерлары Васил Шәйхразиев һәм Азат Бадранов Уфада татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Алар ике милләт халкын дус булырга өндәде. Вице-премьерларның икесе дә республикаларда милли мөнәсәбәтләр өчен җавап бирә. Алар татар һәм башкорт халкын, Уфа һәм Казанны дус булырга чакырды. Алар шулай ук үзара аңлашуга килүләре турында әйтте. «Татарстан, Башкортстан, милләт өчен файдасы тисен дип ныклап эшләргә кирәк. Бүгенге көндә без рәхәтләнеп яшибез», — ди Васил Шәйхразиев. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Инстаграм социаль челтәрендә «Игра в татара» аккаунты ачылды. Аны гамәлгә куючы социаль челтәр кулланучыларын уенга кушылырга чакыра. Төп бүләк ноутбук-трансформер булачак. «Минем шәһәрдә һәрвакыт татарлар аз булды, әмма бу турыда уйлаганым юк иде. Балачакта без уйнадык, шаярдык, кайсы милләттән булуыбыз зур мәгънәгә ия түгел иде. Әмма әни "Без - бөек халык һәм дөньяда без бик күп", дип әйтә иде. Безнең үз телебез, традицияләр, мәдәниятебез һәм милләтебез бар. Читать дальше...
Все работы проводятся в рамках национального регионального проекта «Информационная инфраструктура» федерального проекта “Цифровая экономика".
Некоторым престарелым гражданам, пролечившимся от новой коронавирусной инфекции, также оказывается паллиативная помощь медиками района.
Итоги избирательной кампании в Государственную Думу РФ, ротация состава политсовета местного отделения партии стали основными вопросами второго этапа конференции.
Страничка с таким названием появилась в Instagram, на которой предлагают принять участие в игре.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле федераль грант откан һәм шуның хисабына яңа уен кораллары кайтарткан һәм сәхнә костюмнарын яңарткан. Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә коллектив мастер-класс үткәрде. «Мөслим тугайлары» — «Традицияләр» номинациясендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында һәвәскәр иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында гран-прига ия булган коллектив. Ансамбль инде 36 нчы ел эшләп килә. Читать дальше...
Хәзерге вакытка Русиядә сәяси тоткыннар саны 420 кешегә җиткән, дип хәбәр итә "Мемориал". Исемлектәге 420 кешенең 340ы дини сәбәпләр аркасында эзәрлекләнә. 80 кеше исә сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекләнүгә дучар булган.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Елена Симакова). 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстанда «Россия почтасы» бүлекчәләре дүрт көннән — 3, 4, 5 һәм 6 ноябрьдән кала гадәти режимда эшли. Бу хакта «Татарстан почтасы» УФПС матбугат хезмәте хәбәр итә. 3 ноябрьдә Татарстан элемтә бүлекчәләре үз эшчәнлеген бер сәгатькә иртәрәк туктата. Ә дәүләт бәйрәмнәре көннәрендә, 4 һәм 6 ноябрьдә, Татарстанның барлык почта элемтәсе объектлары эшләми. Шул ук вакытта 5 ноябрьдә учреждениеләр шимбә графигы буенча эшли. Читать дальше...