(Ростов-на-Дону, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 122 нче гимназиясе укытучысы Мария Голованова «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә Татарстан данын яклый. Бүген ул конкурсның икенче турында мастер-класс уздырды. Мария Голованова инглиз теле дәресен үткәргәндә, кроссенс алымы турында сөйләде. Бу үзенә күрә шундый ассоциатив башваткыч. Бу алым ярдәмендә бала күп нәрсәне хәтерендә калдыра, теге яки бу тема буенча сөйләргә өйрәнә. Жюри вәкилләре һәр 15 лауреатка үзләре әзерләгән... Читать дальше...
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Менделеевск шәһәрендә тимер юл вокзалында бер ир-атны поезд бәрдереп үтергән. Шаһитлар сөйләгәнчә, зыян күргән ир-ат урында ук вафат булган. Аның шәхесе һәм бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.
На базе отдыха «Вишневая Поляна» по традиции собрались работники группы компаний «Татнефть». В этот раз они отметили День работников профсоюзов Республики Татарстан.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән РФ Хөкүмәте инвалидлар өчен реабилитация хезмәтләре һәм техник чаралар алу тәртибен җиңеләйтте. Әлеге карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган. «Хәзер дистанцион рәвештә бары тик гариза гына җибәреп була. Шуннан соң теге яки бу хезмәтне алуга хокукны раслый торган документларның төп нөсхәләрен социаль яклау органнарына кеше барыбер үзе алып килергә тиеш. Порталның яңа сервисы бу процессны җиңеләйтәчәк», — диелә хәбәрдә. Читать дальше...
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Полициягә Лениногорскида яшәүче 60 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул интернетта өстәмә акча эшләү турында мәгълүмат күрүен сөйләгән. Теркәлү узганнан соң, аңа билгесез кеше шалтырата, үзен трейдер дип таныштыра. Ир-ат сатулар өчен смартфонга берничә кушымта йөкләргә һәм 15 мең сум күләмендә беренче взнос кертергә кирәген әйтә. Шалтыраткан кеше керемнең кертелгән акча күләменә бәйле булачагын әйтә. Өч атна дәвамында хатын-кыз счетка 600 меңнән күбрәк акча күчергән. Читать дальше...
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Әгәр юл-патруль хезмәте тикшергән вакытта машина йөртү таныклыгы өйдә онытылып калуы ачыкланса, беренче чиратта әлеге хәлне аңлатырга тырышырга кирәк. Мәскәү адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов белдергәнчә, мондый хокук бозу өчен 500 сум штраф яки шелтә белдерү каралган. Бу хакта РИА Новости яза. Бу очракта әгәр салонда машина йөртү таныклыгы булган башка кеше бар икән автомобильне ул йөртә ала. Яки тикшерү урынына документларны алып килгәннәрен көтәргә кирәк. Читать дальше...
На днях сотрудники центра «Форпост» совместно с Нурлатстким городским прокурором Сайяром Зиятдиновым провели круглый стол для учащихся школы №2. Разговор прошел на тему «Терроризм – угроза обществу».
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). 2022 елда Төп дәүләт имтиханы 21 апрельдән 2 июльгә кадәр, Бердәм дәүләт имтиханы 21 марттан 2 июльгә кадәр узачак. Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор әзерләгән документтан күренгәнчә, имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру һәм резерв көннәр 21 апрельдән 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Төп көннәр 20 майдан 2 июльгә кадәр булачак. Шулай ук 5-24 сентябрьдә өстәмә көннәр дә планлаштырылган. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 сыйныфлар Бердәм дәүләт имтиханын 21 марттан 2 июльгә кадәр тапшырачак. Читать дальше...
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Көндезге бүлектә укучы студентларның әти-әниләре картлык һәм инвалидлык буенча югары пенсия алырга мөмкин. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе буенча Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре аңлатканча, әти-әниләр мондый пенсияне бала укып бетергәнче яки аңа 23 яшь тулганчы ала. Шулай ук балалары чит илдә укыган ата-аналар да мондый пенсиягә дәгъва итә ала. РИА Новости хәбәр иткәнчә, укуына бәйсез рәвештә, балигъ булмаган балаларның ата-аналары да югары пенсия алырга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарип Әмирлекләрендә Expo Dubai 2020 бөтендөнья күргәзмәсендә катнаша торган илләренең павильоннарын карады. Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдергәнчә, Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеген оештыру павильонын караган, аның концепциясе исламның чын образын танытудан гыйбарәт. Финляндия павильонында Рөстәм Миңнехановка табигать бердәмлеге, шулай ук салкын һәм аулак урында ноу-хау концепциясен күрсәттеләр. Читать дальше...
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Уфаның Октябрь районында «Беренче укытучыма» скверында Укытучылар даны аллеясы булдырылачак. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, яңа җәмәгать урыны «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» төбәк проекты ярдәмендә барлыкка килгән. «2 октябрьдә скверда экология акциясе булачак. Өлкән сыйныф укучылары үзләренең мөгаллимнәре белән Укытучылар даны аллеясына нигез салачак. Чыршы, каен, юкә һәм миләш агачлары яңа скверны бизәячәк», — дип сөйләделәр Уфа шәһәре администрациясендә.
В турнире встретились команды сельской школы и гостей из Самарской области.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ» Надежда Гордеева), Кичә, 1 октябрьдә, республиканың Хөкүмәт Йортында «Челтәр компаниясе» директорлар советы утырышы булды. Җыелышта кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы, капиталь төзелеш планын тормышка ашыру, 2021 елның I яртыеллыгына йомгаклар һәм электр двигательләре белән эшли торган транспорт өчен заряд инфраструктурасы үсеше турында фикер алыштылар. Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган. Читать дальше...
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россиядә Педагоглар һәм остазлар елын уздыру өчен документлар әзерләргә боерды. Әлеге чара рус педагогы, илнең фәнни педагогикасына нигез салган Константин Ушинскийның 200 еллыгына багышлана, ул 2023 елда билгеләп үтеләчәк. Кремльнең матбугат хезмәте чыгарган документ нигезендә, Хөкүмәт Педагоглар һәм остазлар елын уздыру планына керәчәк чараларны әзерләргә һәм расларга тиеш. Министрлар Кабинеты әзер документны 2022 елның 15 ноябренә кадәр тәкъдим итәргә тиеш.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). 2009 елда Россиянең иң көчле кешесе титулын алган Владимир Синеглазов коронавирус аркасында үлгән. Аңа 61 яшь булган, дип хәбәр итә РЕН ТВ. Телеканал мәгълүматларына караганда, спортчы гомеренең соңгы көннәрендә комада булган. Шул ук сәбәп белән Синеглазовның сеңлесе дә үлгән. Россиянең иң көчле кешесе гер спорты белән шөгыльләнгән. Спортчы озак вакытлар гастрольләрдә йөргән. Анда төрле трюклар һәм снарядлар белән чыгыш ясаган. Карьерасы башланганнан бирле ул 26 дөнья рекорды куйган. Читать дальше...
В Нурлате сторонники партии «Единая Россия» организовали благотворительную акцию ко Дню пожилых людей.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Быел балалар амбулатор-хастаханә хезмәте оешуга 50 ел һәм Түбән Каманың 1нче бала тудыру йорты ачылуга 45 ел тулды.1971 елда Түбән Кама балалар хастаханәсе мөстәкыйль учреждение статусын ала. Ә 1976 елда Түбән Каманың 1нче бала тудыру йорты ачыла. Биш дистә ел эчендә перинаталь үзәкле шәһәр балалар хастаханәсе Кама аръягы зонасының сәламәтлек саклау системасында әйдәп баручы медицина оешмаларының берсе дәрәҗәсенә күтәрелде. Биредә ел саен стационарда 15 меңнән... Читать дальше...
Нурлатский отдел ГИБДД предупреждает водителей о перекрытии движения на улице Советская от АЗС до детского сада "Росинка".
(Лениногорск, 2 октябрь, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Сентябрь азагында нәфис гимнастика буенча «Йолдызлык» ярышының алтынчы ачык турниры узды. Ул Зәй шәһәрендә үтте. Спорт мастерлыгына кандидатлар программасы буенча төркем белән башкарган күнегүләрдә Лениногорск шәһәре командасы 1 урынны яулады. Әлеге төркемдә шәһәрнең 5нче мәктәбе укучылары Лилия Хәбибуллина Лилия, Элина Насретдинова, 7нче мәктәптә укучы Элина Ибраһимова, 2нче мәктәптән — Светлана Степанова һәм 6нчы мәктәп укучысы Алия Фәйзрахманова шөгыльләнә. Читать дальше...
(Бөгелмә, 2 октябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бөгелмә муниципаль районы Советында эшләү өчен белгеч кирәк. Оештыру-кадрлар эше бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин ур., 7 йорт, каб.116. Тел.: 4-38-65 (эчке 150). Резюмены org.otdel_ispolkom_bmr@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
(Аксубай, 2 октябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары» ). 2 октябрьдә Аксубайда Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясен район мәктәпләре тәкъдим итәчәк. Биредә кишер, суган, чөгендер, кабак, алма, кәбестә, бәрәңге сатып алырга мөмкин булачак. Ярминкәдә район күмәк фермер хуҗалыклары һәм агрофирмалары катнашачак. Алар бөртек, фураж, кош-корт белән сәүдә итәчәк.
Кырымтатарларга яла ягучы җәнҗаллы "Кырым тарихы" дәреслеге Кырым мәктәпләрендә бу уку елында да бернинди каршылыксыз кулланыла башлады. Кырымтатар җәмәгатьчелеге әлеге дәреслектә нәфрәт вә дошманлык хисләре уяту, кешене түбәнсетү кебек җинаять билгеләре ярылып ята дип саный.
(Әгерҗе, 2 октябрь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗедә «Зонтиклар парады» район фестивале узды. Башта мастер-класс оештырылды. Фестиваль «Иң креатив зонт», «Иң шаян зонтик», «Челтәрле зонтик», «Ике кешелек зонтик», «Гаилә зонты» номинацияләрендә үткәрелде. Катнашучыларның фантазияләре бай булуы ачыкланды.