Чүпрәледә «Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» чарасында Ульяновск хатын-кызлары катнашты
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Ульяновск өлкәсе «Ак калфак» оешмасы әгъзалары чираттагы күчмә утырышта булып кайтты. Бу юлы Чүпрәле районы «Ак калфак» оешмасы әгъзалары «Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» дигән бик тә эчтәлекле, күңелле очрашу оештырган иделәр. Чарада Татарстан районнарыннан, Чувашия республикасыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән гүзәл затларыбыз катнашты. Чүпрәле районы «Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова килгән кунакларны җылы каршы алып, төрле чараларда озатып йөрде. Читать дальше...