(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаешның үзәк район хастаханәсендә, «Таттехмедфарм» дәүләт челтәре даруханәсендә булды, шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге мәктәптә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үзәк район хастаханәсендә Рөстәм Миңнеханов кабул итү бүлеген, ашыгыч ярдәм бүлеген, лабораторияне карады», — диелә хәбәрдә. Медицина учреждениесе... Читать дальше...
Такая профилактическая мера введена во избежание пожаров и человеческих жертв во время новогодних праздников.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 декабрь көнне, 15 сәгатьтә Казанда Татмедиа бинасындагы (Декабристлар урамы, 2 йорт) «Әдәби кафе»да язучы Нәбирә Гыйматдинова яңа чыккан «Уйламаган көнем юк» китабына автографлар куячак. Автограф-сессияне «Казан утлары» журналы оештыра. Нәбирә Гыйматдинова әсәрендәге төп образлар турында сөйләде. «Мәсәлән, Тәслимә — талантлы язучы, фәлсәфи әсәрләр яза һәм шуның өчен ул журналдан редактор тарафыннан куыла. Ни өчен дигәндә, журналга җиңел укыла торган әйберләр кирәк. Читать дальше...
На центральной площади организуются различные игры для детей. Выступления участников художественной самодеятельности района поднимают настроение жителей района. Нурлатцам по сравнению с другими годами нравится оригинальное оформление елки. Дети радуются безопасной горке.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Сафина). Татар телендә дистанцион рәвештә дини белем бирә торган «Татар мәдрәсәсе» онлайн-проекты эшли башлый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова сөйләде. «Хәзерге вакытта проектны әзерләү инде соңгы этапта, шуңа күрә тиздән презентация уздырырга әзерләнәбез. Презентация Яңа елдан соң булыр дип планлаштырыла», — диде Резеда Закирова. «Татар мәдрәсәсе»нең ислам нигезләре... Читать дальше...
(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ"). Казанда битлек режимын боза торган пассажирлар саны кими — соңгы дүрт көннең һәрберсендә 500дән дә кимрәк хокук бозучы ачыкланган. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Кичә җәмәгать транспортында автобус, трамвай, троллейбус һәм метро станцияләрендә профилактик рейдлар булды. Шул вакытта шәхси саклану чарасы булмаган 470 пассажирны ачыклаганнар. 469 пассажир кисәтүдән соң битлек кигән, бер кеше шәхси саклану чарасы булмау сәбәпле җәмәгать транспортыннан төшеп калган. Читать дальше...
Конкурс с таким названием в преддверии Нового года объявил отдел культуры исполкома района.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). «Ялкынлы яшьлек» ансамбле хәзерге заман һәм халык биюе төркеменә егетләр һәм кызлар җыя. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә. Репетицияләр, дәресләр якшәмбе көнне 11.00 сәгатьтә «Акчарлак» («Чайка») мәдәният сараенда уза. Киләчәктә төрле шәһәрләрдә, төрле чараларда чыгыш ясау, бәйгеләрдә катнашу ниятләнә.
Глава Нурлатского района Алмаз Ахметшин посетил животноводческий комплекс и осмотрел строительство кормового цеха.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). 5G мобиль элемтәнең яңа буыны бик зур мөмкинлекләр бирәчәк һәм ул сәламәтлек өчен куркыныч түгел. Бу хакта онлайн-эфирда Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте. «Нурланыш ягыннан борчылырга кирәкми, чөнки Россиядә нурланыш нормалары дөньяда иң катгыйларының берсе. Әгәр Скандинавия илләре белән чагыштырып карасак, бездә кәрәзле элемтә нурланышы нормасы 10 тапкыр... Читать дальше...
Нурлатский РЭС сообщает об отключении электрической энергии на 18 декабря.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде. Намуслы хезмәте өчен аңа бүләкне республика башкаласы мэры Илсур Метшин тапшырды. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Метшин сүзләренчә, Наталия Фишман-Бекмамбетова зур иҗади эш башкарып, шәһәр үсешенә зур өлеш керткән. «Сезнең эшегез, сезнең зәвыгыгыз ярдәмендә шәһәр халкының тормышы никадәр дәрәҗәдә үзгәрүен әйтүе дә кыен»... Читать дальше...
Европа парламентының кеше хокуклары өлкәсендә бүләген Беларус оппозициясе исеменнән Светлана Тихановская чыгып алды
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Казанда «Ислам нормалары һәм кагыйдәләре энциклопедиясе» («Энциклопедия норм и правил Ислама») китабының төзәтелгән дүртенче басмасы дөнья күрде. Басмада ислам дине нигезләре дүрт мәзһәб карашыннан яктыртыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Җиде өлештән торган китапның авторы — мөселман дин эшлеклесе Габдуррәүф хәзрәт Зәбиров. Китап 832 биттән тора, ул 2 мең данә тираж белән басылды. Китапның беренче өлешендә Ислам нигезләре темасы... Читать дальше...
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан Республикасының сигез торак пунктында яшәүчеләр хәзер кәрәзле элемтә хезмәтеннән файдалана ала. Бу хакта онлайн-эфир вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте. «Быел Татарстанның 14 торак пунктында кәрәзле телефон аша шалтырату мөмкинлеге юк иде. Без 8 пунктта, элемтә операторы белән эшләп, шалтырату мөмкинлеге булдырдык. Бу торак пунктларда 50 кеше яши», — диде Хәйруллин. Читать дальше...
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген «Идел-Пресс» типографиясендә мәшһүр татарларның сурәте һәм канатлы сүзләре язылган плакатлар бастыруга старт бирелде. Басма станокның эшли башлавын «Татар-информ» хәбәрчесе күзәтте. Плакатларны Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе инициативасы һәм заказы белән Татарстан китап нәшрияты эшли. Сурәтләр, рамкага урнаштырылып, февраль аенда Татарстанның 700 татар мәктәбенә барып ирешер дип көтелә. Читать дальше...
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Балык Бистәсе районында «Слобода-арена» ябык шугалагы ачылышында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин объект директоры Никита Фадейчевка инвентарь сатып алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Ә ул үз чиратында Дәүләт Советы Рәисенә «Мөхәммәтшин 1» дип язылган спорт футболкасын бирде. «Спорт объектында мондый шартлар турында хыялланган идек. Биредә киенү-чишенү, боз мәйданчыгы һәм хәтта тренировка залы бар. Читать дальше...
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус белән авыручылар өчен Татарстан хастаханәләрендә 900 урын бар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде. «Яңа коронавирус белән авырый торган пациентлар өчен билгеләнгән 3,8 мең урында кеше ята», — диде спикер. Татарстан хастаханәләрендә йогышлы авырулар өчең вакытлыча оештырылган госпитальләрдә Covid-19 белән авыручы пациентлар өчен 4,7 мең урын бирелгән. Читать дальше...
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Россия Герое Дамир Йосыпов белән очрашу узды. Биредә Дамир Йосыповның Свердловск өлкәсе татарларының милли-мәдәни тормышында катнашу мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Бу турыда Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук Свердловск өлкәсе татарларының милли-мәдәни тормышы, күмәк чаралар, туган телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү проблемалары турында да сөйләштеләр. Россия Герое Дамир Йосыпов... Читать дальше...
(Лаеш, 16 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш шәһәрендә боз сарае ачылу чарасында булды. Ул шулай ук Балык Бистәсендә дә яңа объектны ачуда видеоэлемтә буенча катнашты. Спорт объектлары агымдагы елның язында төзелә башлады, ноябрьдә эшләр төгәлләнде. Ике шугалак та хоккей, фигуралы шуу һәм күмәк шуу өчен билгеләнгән. Административ корпуста 25 кешегә дүрт киенү-чишенү бүлмәсе урнашкан, һәрберсендә душ һәм санузел, шулай ук киемнәрне киптерү бүлмәсе бар. Читать дальше...
Казан шәһәре думасы депутаты милли мәгариф һәм шәһәрдәге икетеллелеккә караган күпсанлы тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.
Башкортстан Журналистлар берлегенең чираттагы корылтаенда чаралар турында күп сөйләнелде, әмма журналистларның хокукларын яклау мәсьәләсе, проблемнар телгә алынмады. Бары тик "Краснокама таңнары" басмасы мөхәррире Ирина Вәлиева гына проблемнарны күтәреп чыгыш ясады. Азатлык аның фикерләрен белеште.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин төрле өлкәдәге күренекле хезмәткәрләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Алексей Песошин сүзләренчә, катлаулы чорга карамастан, ил субъектлары арасында Татарстан алдынгы урыннарны саклый. Ун ай нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме, сәнәгать җитештерүе индексы, төп капиталга инвестицияләр күләме югары дәрәҗәдә саклана, ди Премьер-министр. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Акыллы балалар» балалар бакчасында булды. Балалар бакчасы Усад авылындагы «Көньяк Парк» торак комплексында урнашкан. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнехановка яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең эше һәм аны алга таба үстерү планнары турында сөйләделәр. Әлеге заманча бина 2019 елның ноябрендә төзелә башлаган иде, 2020 елның августында төзелеш эшләре тәмамланган. Читать дальше...