(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). «Ялкынлы яшьлек» ансамбле хәзерге заман һәм халык биюе төркеменә егетләр һәм кызлар җыя. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә. Репетицияләр, дәресләр якшәмбе көнне 11.00 сәгатьтә «Акчарлак» («Чайка») мәдәният сараенда уза. Киләчәктә төрле шәһәрләрдә, төрле чараларда чыгыш ясау, бәйгеләрдә катнашу ниятләнә.