(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» журналының декабрь саны Кыш бабай формасында дөнья күрде. Яңа санда балалар өчен Кыш бабайлар авылына сәяхәт, 3D чыршы, Яңа ел шигырьләре һәм Кыш бабайдан хат тәкъдим ителә. Бу хакта журналның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде. «Яңа санда сабыйлар Кыш бабайлар авылына сәяхәт итәр. Бу авылда төрле-төрле тылсымлы бабайлар яши: монда аларның иң озын буйлысын, иң көчлесен, иң тазасын очратырга мөмкин. Алар арасында Кечкенә Кыш бабай да бар. Читать дальше...
Новогоднюю конструкцию на крыше здания медиахолдинга установили, чтобы поднять настроение казанцам и гостям столицы.
(Алабуга, 16 декабрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Бу атнада Алабуга районында Кама елгасы аша боз кичүе ачылачак. Ул Алабуга районының Покровское һәм Түбән Кама районының Красный Ключ авылларын тоташтыра. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Боз кичүен карап торучы «Камская переправа» оешмасы бозны ныгыту эшләре башкарган. Бүген, участокны, боз калынлыгын һәм барлык нормативларга туры килүне тикшергәннән соң куллануга тапшыру турында нәтиҗә биреләчәк. Боз кичүе тәүлек әйләнәсендә эшләр дип планлаштырыла. Читать дальше...
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Хәзер хосусый клиникаларда гына түгел, дәүләтнекендә дә заманча технологияләр кулланып, сыйфатлы итеп, ә иң мөһиме — бушлай дәвалыйлар. Бюджет акчасына эшләнә Бушлай күрсәтелә торган стоматология хезмәтләренә түбәндәгеләр керә: • сырхауларны беренчел кабул итү һәм карау, • диагностика уздыру (рентген, МРТ, биопсия, стоматоскопия һ.б.), • тешләрне, уртларны, теш казналыгын, авыз куышлыгының лайласыман тышчасын дәвалау, • теш, шеш... Читать дальше...
Восполнять водный баланс организма после пробуждения полезно, но лишь при соблюдении ряда правил.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының «Ак каен» халык фольклор ансамбле, үзешчән сәнгать коллективлары бәйгесендә катнашып, өлкә мәдәният министрлыгы грантына ия булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. «Бу бик вакытлы ярдәм. 500 мең сум грант акчасын сәхнә костюмнарын яңарту өчен тотачакбыз. Ә Камышлы районы администрациясе яңа читекләр сатып алырга вәгъдә итте», — дип шатлыгы белән уртаклашты ансамбль җитәкчесе Наил Галимуллин. Үзешчән сәнгать коллективлары... Читать дальше...
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы инициативасы белән авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен тагын 2 яңа пункт ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә. «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексы белән берлектә оештырылган, авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар аш һәм кием-салым белән тәэмин итү буенча пунктлар Симонов, урамы, 3нче йорт адресы буенча «Рәхмәтулла»... Читать дальше...
(Әлки, 16 декабрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районы үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә быел 12 гаиләгә «Бәби тартмасы» бүләк иткәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәби тудыру йортыннан әниләргә бала кирәк-яраклары тутырылган тартма биреп чыгару турында Татарстан хөкүмәте карары бу ел башында көченә керде. Әлеге ярдәмне республикада даими яшәүче, җан башына айлык кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр ала. Бүләк тартмада туганнан алып ярты яшькә җиткәнче балага кирәк булган бөтен әйбер дә бар. Читать дальше...
(Әлмәт, 16 декабрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәтнең медсанчастьның кардиохирургия бүлеге шәфкать туташы Гүзәл Паймухина йөрәк-кан тамырлары хирургларының XXVI Бөтенроссия съездында доклад белән чыгыш ясады. Чыгыш онлайн форматта шәфкать туташлары секциясендә узган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ул яраларны бәйләү кабинеты шәфкать туташының кардиохирургия авыруларында постстернотомлы яра өзлегүләрен профилактикалау һәм дәвалауда эш тәҗрибәсе һәм роле белән таныштырган. 2008 елдан... Читать дальше...
(Кукмара, 16 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Кукмараның Манзарас авылындагы яңа микрорайонның Цветочная урамында сафка басачак изге Иоасаф Чистопольский храмы территориясе изгеләндерелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бүген шәһәрдә тарихи вакыйга булды: Манзарас авылындагы яңа микрорайонның Цветочная урамында төзеләчәк изге Иоасаф Чистопольский чиркәве территориясе изгеләндерелде. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара чиркәү округы благочинные протоиерей Сергий атакай... Читать дальше...
Кашапов күптән түгел Киевта узган "Хәтер көне"ндә катнашкан иде.
(Чүпрәле, 16 декабрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Иске Чүпрәледә чүп-чар контейнерлары яңаларга алыштырыла. Район үзәге буенча шундый 150 евроконтейнер урнаштырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Евроконтейнерларның аермасы булып, капкачлары булу тора. Сүз уңаеннан, контейнерны ачу механизмы бик җайлы, хәзерге өйләрдәге педальле чүп савытлары кебек. Педальга басабыз һәм капкач ачыла. Яңа контейнерларның тагын бер уңай ягы — чүп-чар бөтен территория буйлап таралмаячак, ә начар... Читать дальше...
(Апас, 16 декабрь, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). Апаска Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Камил хәзрәт Сәмигуллин иң элек мөселман яшьләре мәдәни-үзәгенең төзелеш барышы белән танышты һәм үзенең киңәшләре белән уртаклашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Аннан очрашу район мәдәният йортында дәвам итте. Бирегә авыл имамнары, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары җыелган иде. Очрашу коръән уку белән башланып китте. Аннан соң килгән кунакларны район башлыгы... Читать дальше...
Бу көннәрдә мәхкәмәдә хәрби хезмәттә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эше карала. Азатлык соңгы бер-ике елда гаскәрдән кайткан татар егетләре белән армиядәге хәлләр турында сөйләште.
Казанның Авиатөзелеш һәм Идел буе районнарында берешәр пункт эшләячәк. Казандагы өч нокта көнгә 500 кешелек кайнар ризык тарата.