(Әлмәт, 16 декабрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәтнең медсанчастьның кардиохирургия бүлеге шәфкать туташы Гүзәл Паймухина йөрәк-кан тамырлары хирургларының XXVI Бөтенроссия съездында доклад белән чыгыш ясады. Чыгыш онлайн форматта шәфкать туташлары секциясендә узган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ул яраларны бәйләү кабинеты шәфкать туташының кардиохирургия авыруларында постстернотомлы яра өзлегүләрен профилактикалау һәм дәвалауда эш тәҗрибәсе һәм роле белән таныштырган.
2008 елдан 2019 елга кадәр медсанчастьның кардиохирургия бүлегендә 2343 операция үткәрелгән, аларның 657 се — йөрәк клапаннарында, 1686 сы — коронар шунтлау буенча. Операциядән соң барлык авыруларның да яраларын бәйлиләр.
Яра бәйләү кабинеты кардиохирургия бүлеге эшендә мөһим звено булып тора. Бәйләвечнең санитар-гигиеник торышын төгәл саклау, яралары йогышлы пациентларны аеру йөрәккә операция ясаганнан соң өзлегүләрнең ешлыгын киметергә ярдәм итә.