(Кукмара, 16 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Кукмараның Манзарас авылындагы яңа микрорайонның Цветочная урамында сафка басачак изге Иоасаф Чистопольский храмы территориясе изгеләндерелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бүген шәһәрдә тарихи вакыйга булды: Манзарас авылындагы яңа микрорайонның Цветочная урамында төзеләчәк изге Иоасаф Чистопольский чиркәве территориясе изгеләндерелде. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара чиркәү округы благочинные протоиерей Сергий атакай, Нырья авылының Космодемьян чиркәве настоятеле протоиерей Леонид Прокопьевлар катнашты. «Узган атнада гына яңа төзеләчәк мәчет урынына истәлек ташы урнаштырган идек, бүген чиркәү салыначак урынны изгеләндерәбез. Кукмара — күпмилләтле район. Без бер гаилә шикелле дус-тату яшибез. Дин йортлары халык өчен бик кирәк. Иганәчеләр ярдәме, район халкы белән бергәләп дин йортларын кыска вакыт эчендә төзеп чыга алырбыз дип ышанам», — диде район башлыгы Сергей Димитриев. Чыгышлардан соң чиркәү төзеләчәк урын тантаналы төстә изгеләндерелде.