(Апас, 16 декабрь, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). Апаска Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Камил хәзрәт Сәмигуллин иң элек мөселман яшьләре мәдәни-үзәгенең төзелеш барышы белән танышты һәм үзенең киңәшләре белән уртаклашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Аннан очрашу район мәдәният йортында дәвам итте. Бирегә авыл имамнары, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары җыелган иде. Очрашу коръән уку белән башланып китте. Аннан соң килгән кунакларны район башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләде һәм яңа төзелеш турында үз фикерләрен җиткерде. «Районыбыз өчен бу бик мөһим төзелеш. Күмәклек күрсәтеп барыбыз да тәрбия учагы төзелешенә үз көчебезне кертсәк, якындагы бер-ике елда барлык эшләрен дә тәмамлап чыгарбыз дип ышанам», — диде район башлыгы. Очрашуда Татарстан мөфтие райондагы дини тормыш турында залга җыелган халык белән фикер алышты. Мөселман әдәбе турында матур фикерләрен әйтте, тәрбияви вәгазьләре белән уйландырырга мәҗбүр итте. Халыкның күп кенә кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та үз чыгышында район халкын бердәм булып, дин кануннарын үтәп яшәргә өндәде. «Мөселман икәнлегебезне истә тотып, һәр эшебезне уйлап, уртак фикергә килеп, киңәшләшеп яшәргә язсын. Барлык милләтне дә хөрмәт итеп, тату, бәхетле гомер итик», — дип теләде мөхтәсиб. Очрашу барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аерым уңышларга ирешкән имамнарга Рәхмәт хатлары тапшырды. Дин юлындагы зур хезмәтләре өчен Багыш авылы имамы Фәрит хәзрәт Ярмиевкә «Мөселман диния нәзарәте оешуга — 25 ел» медале белән бүләкләде.