(Лаеш, 16 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш шәһәрендә боз сарае ачылу чарасында булды. Ул шулай ук Балык Бистәсендә дә яңа объектны ачуда видеоэлемтә буенча катнашты. Спорт объектлары агымдагы елның язында төзелә башлады, ноябрьдә эшләр төгәлләнде. Ике шугалак та хоккей, фигуралы шуу һәм күмәк шуу өчен билгеләнгән. Административ корпуста 25 кешегә дүрт киенү-чишенү бүлмәсе урнашкан, һәрберсендә душ һәм санузел, шулай ук киемнәрне киптерү бүлмәсе бар. Бинада тимераякларны үткенләү һәм саклау, прокатка бирү һәм киптерү бүлмәләре бар. Объект беркөндә 300 кеше кабул итә ала. «Җиңүнең 75 еллыгында һәм ТАССРның 100 еллыгында күп изге эшләр башкарыла. Бу елдагы кебек күп санда спорт объекты тапшырылганы юк иде әле. Боз сарае — катлаулы объект, әмма без аларны сыйфатлы итеп төзергә өйрәндек. Барысы да республика кешеләре өчен эшләнә», — диде Рөстәм Миңнеханов. Объектны ачу тантанасында Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк та катнашты. «Профессиональ хоккейчы буларак, Татарстанда 49нчы боз аренасы ачылу минем өчен күңелле вакыйга. Мондый спорт объектлары Мәскәүдә генә күбрәк, ләкин тиздән башкаланы узып китәрсез дип уйлыйм», — диде ул. Моннан тыш, видеоэлемтәгә Мамадыш, Сарман һәм Осиново кушылды, анда универсаль спорт заллары ачылды. Чара азагында спортчылар яңа мәйданчыкны сынап карады — «Ак Барс» командасы ветераннары Лаеш районы җыелма командасына каршы уйнады. Объектлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә республиканың спорт инфраструктурасын киңәйтүгә һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән максатчан программасы буенча төзелгән.