Башкортстаннан Казанга баручы 17 бала утырган автобус белән исерек ир-ат идарә иткән
7 майда иртәнге сигездә Мәскәү-Уфа юлының 1305нче километрында Башкортстан буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре ике пассажир автобусын туктата. Higer автобуслары икесе дә Казанга бара. Бер автобуста 13 олы кеше була, икенче автобус салонында 17 бала һәм аларны озата баручы дүрт олы кеше утыра. Шушы автобусның йөртүчесе исерек була. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте. Мәктәп укучыларын утыртып алып бара торган автобус йөртүчесеннән алкоголь исе килә. Алкотестер 1 литр өреп чыгарыла торган һавада 0,251 мг алкоголь булуын күрсәтә. Читать дальше...