20-22 июльдә Түбән Камада «Алга»батальоны составында Оренбург өлкәсенең Тоцкий районы уку-укыту үзәгендә әзерлек уза торган контрактчылар -Түбән Кама егетләренә бүләкләр җыю буенча акция узачак. Хәзерге вакытта анда 40 түбәнкамалы әзерлек уза.
Читать дальше...
Болгар шәһәрендә «Тархан. Профессорлардан тарихлар» лекторие узачак.
«Тархан» форумы «Ага-базар» II халыкара этномәдәни фестивале кысаларында 23 июльдә үтә. Фикер алышу «Болгар, ислам һәм Алтын Урда. Татарларның тарихи кодын чишәбез» дигән темага оештырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.
Программада – танылган галимнәрнең чыгышлары. Чараның модераторы – тарихчы галим Айрат Фәйзрахманов.
Лекцияләрне профессор, тарих фәннәре докторы Рафаэль Вәлиев, А.Халиков исемендәге Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков... Читать дальше...
Казан янында М7 трассасында автоинспекторлар KIA маркалы җиңел машинаны туктаткан. Машина белән автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән кешенең идарә итүе ачыкланган.
Читать дальше...
Менделеевскиның Октябрьская урамында юлны төзекләндерү эшләре төгәлләнде, яңа тышкы яктырту корылмалары куелды һәм тоташтырылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Казанның Кече Аккош күле төбеннән водолазлар югалган ир-атны эзли.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәмер кулланып ял итүчеләр бер ир-атны югалткан, таба алмыйлар.
Урынга 2нче зона эзләү-коткару отряды водолазлары чыкты. Эзләү эшләре бара.
«1 июньнән – су коену сезоны башлангач – Татарстан Республикасы территориясендә суда 32 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 25 кеше... Читать дальше...
Контакт-үзәккә «122» номеры буенча коронавируска кагылышлы сораулар белән Татарстан халкыннан 1 199 826 шалтырату килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
«Татнефть» генераль директорының цифрлы үсеш буенча яңа урынбасары итеп 42 яшьлек Евгений Звездин билгеләнде. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Тәтештә эш сәфәре кысаларында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Читать дальше...
Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк булган районнар билгеле.
Читать дальше...В сопровождении главы района Алмаза Ахметшина Фарит Ханифов объехал дороги регионального и муниципального значения, ознакомился с ходом капитального ремонта тротуаров и дорог в городе, а также посетил автовокзал.
Россиянең кемпингларны – автомобильдә сәяхәт итүче туристларның җәйге лагерьларын үстерү өчен гаять зур мөмкинлекләре бар, әмма табигатькә зыян килмәсен өчен сак булырга кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Читать дальше...
Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге яңа технопарк төзелеше 30 августта төгәлләнергә мөмкин, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин. Бу турыда ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә белдерде.
Читать дальше...
Иртәгә, 21 июльдә, Татарстанда чагыштырмача җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Польшада чыгып килүче «PRZEGLĄD TATARSKI» («Татарский обзор») дигән журналының чираттагы – быелгы өченче санында поляк телендәге төрки-татар алынмалары кызыклы урын алган. Журнал белән «Татар-информ» журналистын баш мөхәррир Муса Чахархан таныштырды.
Читать дальше...Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләр 219 дәүләт һәм муниципаль хезмәттән электрон рәвештә куллана ала, бу форматка тагын 91 хезмәтне күчерәсе калган.
Казанның Мәскәү районы прокуратурасы башкалада яшәүче 34 яшьлек кешегә карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны балаларын үстерүгә тоту өчен акча түләмәүдә гаепле дип тапкан, дип хәбәр итте Татарстан прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая.
Читать дальше...
1 августта Кукмара районының Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» дигән арт-резиденция ачыла.
Читать дальше...Реализация программы «Наш двор» ведется одновременно в нескольких микрорайонах города.
Он был посвящен 15-летию АО «ТАТМЕДИА». На соревнованиях приняли участие около 600 журналистов.
Аерым алганда, эшмәкәрләр "Русия дус булмаган илләргә ашламалар сатмый башлагач, зур заводлар туктап калды. Күмер серкәсе ашлама җитештергәндә бүленеп чыга торган өстәмә продукт иде" ди һәм күмер серкәсе тутырылган баллоннарга бәяләр артуына зарлана.
Әлмәттә Радищев урамында 6 нчы йорт каршында электросамокат януы турында хәбәр бүген төнлә 01.47 сәгатьтә килгән.
Читать дальше...
Төмән Ислам мәгърифәт үзәге укытучылары, Төмән Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе укучылары белән балалар өчен Корбан бәйрәме үткәрде. Бәйрәмдә төрле милләт һәм төрле диндәге балалар катнашты. Алар арасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар да бар. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Читать дальше...
Европа һәм АКШдагы кебек үк, Россиядә дә коронавирус белән авыручылар саны артты. «Омикрон»ның ВА.4 һәм ВА.5 подвариантлары тагын да тизрәк һәм ешрак йога. «Российская газета» шул турыда яза.
Читать дальше...Для жителей и гостей города подготовлена обширная развлекательная программа.
Казанда Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң татарларны көчләп чукындыруда катнашкан рухани Гермоген турында фильм күрсәтелде. Русия Көнбатышка каршы торган бүгенге көндә бу бигрәк тә актуаль диделәр премьера алдыннан. Тарихчы исә әлеге фильмның максаты – православиене җәелдерергә омтылу дип саный.