Төмән Ислам мәгърифәт үзәге укытучылары, Төмән Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе укучылары белән балалар өчен Корбан бәйрәме үткәрде. Бәйрәмдә төрле милләт һәм төрле диндәге балалар катнашты. Алар арасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар да бар. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Чара Төмән шәһәренең эшмәкәрләр җәмәгатьчелеге, җирле мөселман дини оешмалары, битараф булмаган гражданнар ярдәме белән оештырылды.
Бәйрәмгә Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр Йосыпов килде.
Мөфти үз чыгышында оештыручыларга рәхмәт белдерде. Шулай ук ул катнашучыларга Корбан бәйрәменең тарихы турында сөйләде, балаларга һәм аларның ата-аналарына тынычлык, бәхет, сәламәтлек һәм үсеш теләде.
Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенең ел саен үткәрелә торган «Корбан Кәрим» хәйрия акциясе кысаларында балаларның ата-аналарына корбан ите таратылды. Хәрәкәт итү авыр бирелгән балалары булган әти-әниләргә ит аларның өйләренә илтеп тапшырылды, диелә хәбәрдә.