Габдулла Тукай туган көнендә Казан Кирмәненең гавәми урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда катнашкан М.Мозаффаров исемендәге музыка мәктәбе директоры Илзия Фәтхуллина үз теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
Без гади генә музыка мәктәбе булсак та, башка мәктәпләрдән аерылып торабыз. Безнең төп ике юнәлеш бар. Берсе – балаларга инклюзив музыка белеме бирү, икенчесе – татар хакының милли-музыкаль мирасын саклап калу һәм һәр баланың күңеленә салу.
Без – татар музыка әдәбияты дигән фән булган бердәнбер мәктәп. Татарстанда бер мәктәптә дә бу юк. Мин үзем бу фәнне алып барам.
Безнең татар телендә укытулы инклюзив музыка мәктәбе булдырасы килә. Мөмкинлекләре чикле балалар безгә күпләп киләләр. Коррекцион мәктәп түгел, сау балалар белән укысыннар иде. Мондый инклюзив мәктәп бер дә юк.
Очрашуда яңгыраган фикерләр, тәкъдимнәр, теләкләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова һәм Гөлнар Гарифуллина язды.