1 августта Кукмара районының Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» дигән арт-резиденция ачыла.
«Авылга да, шәһәргә дә» – Татарстан Республикасы өчен уникаль проект. Аның максаты: сыйфатлы мәдәният һәм креатив индустрия аша яшьләр арасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне таныту буенча сыйфатлы һәм ихтыяҗ зур булган иҗади, формаль булмаган белем бирү шартлары тудыру. Без хәзер Кукмара, Балтач, Саба, Мамадыш районнары катнашучыларын гына түгел, калган районнарны да чакырабыз», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Проект кысаларында «Паблик-арт», «Этно-фьюжн» һәм «Локал хистори» юнәлешләрендә лабораторияләр оештырылачак. Арт-резиденциянең барлык мәдәни продуктлары проектның соңгы көнендә, 6 августта, «Авыл һәм шәһәр көне» шоу-кейсында тәкъдим ителәчәк.
Лабораторияләрнең кураторлары: «ТР Яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең сәнгать җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина (Казан), Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе эксперты Александр Максимов (Мәскәү), архитектор, интерьерлар дизайнеры Анжелика Ермачкова (Казан).
Әлеге проект Россия Президентының мәдәни инициативаларның фонды Гранты ярдәме белән үткәрелә.
Проектта тиешле форманы тутырып катнашырга мөмкин. Арт-резиденциядә катнашу бушлай, анда Татарстан районнарында яшәүче 14-35 яшьлек егет-кызлар чакырыла. Гаризалар 22 июльга кадэр