Мария театры солисты, опера җырчысы Альбина Шаһиморатова Башкортстанның атказанган артисты булды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Уфада опера сәхнәсе йолдызына мактаулы исемне «Шаляпин кичләре» опера сәнгате XVII Халыкара фестивале башланыр алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Башкортстан Башлыгының мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Башкортстанның опера һәм балет академиясенең сәнгать җитәкчесе Әскар Абдразаков тапшырды.
Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова дөньяның иң дәрәҗәле Метрополитен-опера, Ковент-Гарден, Ла Скала, Вена дәүләт операсы, Бавария дәүләт операсы, Россия Зур театры сәхнәләрендә һәм башкаларда чыгыш ясаган, диелә хәбәрдә.