Казанның Кече Аккош күле төбеннән водолазлар югалган ир-атны эзли.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәмер кулланып ял итүчеләр бер ир-атны югалткан, таба алмыйлар.
Урынга 2нче зона эзләү-коткару отряды водолазлары чыкты. Эзләү эшләре бара.
«1 июньнән – су коену сезоны башлангач – Татарстан Республикасы территориясендә суда 32 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 25 кеше, шул исәптән 7 бала һәлак булган. Судан 38 кешене коткардылар», – дип өстәделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.