Россиянең кемпингларны – автомобильдә сәяхәт итүче туристларның җәйге лагерьларын үстерү өчен гаять зур мөмкинлекләре бар, әмма табигатькә зыян килмәсен өчен сак булырга кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Монда дәүләтнең өстәмә тырышлыгы кирәк, чөнки мөмкинлекләр гаять зур, әмма табигатькә зыян килмәсен өчен бу эшне дөрес оештыру < ... > кирәк. Аеруча тыюлыкларда, агач кисү һәм аучылык вакытлыча тыелган урыннарда, нәкъ менә шундый объектлар аеруча зур кызыксыну уята», – дип билгеләп үтте Путин «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумы утырышында.
Россия лидеры бу мәсьәлә буенча коллегалары белән фикер алышырга вәгъдә итте, шулай ук туризмга бәйле үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
«Мин үзем кайчандыр, машинада йөргәндә, машинада ук йоклый идем, әлбәттә... Барлык уңай һәм тискәре элементлары булган оешмаган туризм», – дип сөйләде дәүләт башлыгы.