(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Ак кәгазьгә яңа тормыш» хәйрия акциясен игълан итә. Башка еллардагы акцияләрдән аермалы буларак, быел Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне җыю да оештырылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу акция ел саен Рамазан аенда уза торган иде. Быел, санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыксыз булу сәбәпле, әлеге массакүләм игелек-изгелек кылу чарасы 1 июньнән башланып китәчәк һәм 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Читать дальше...
Продолжаем тему интересных событий для Нурлатского района, которые нашли отражение в местной газете того времени.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пандемия вакытында эштән җибәрүнең махсус тәртибен, шулай ук тулы булмаган эш көненә күчерүне гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РБК карар проектына һәм ведомстводагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә. Аерым алганда, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүче инициативасы белән эштән җибәрүне тыярга, хезмәт мөнәсәбәтләрен якларның ризалыгы яки хезмәткәрнең үтенече белән генә өзәргә тәкъдим итә. Моннан тыш, пандемия вакытында штатны кыскартканда... Читать дальше...
С 1 августа 2020 года планируется увеличение накопительные пенсии на 9,13%, сообщают РИА Новости.
Организаторы конкурса «Большая перемена» — АНО «Россия — страна возможностей», проект «ПроеКТОриЯ», Российское движение школьников и ФГБУ «Роспатриотцентр» к Международному дню защиты детей проведет онлайн- и офлайн-мероприятия с участием музыкантов, спортсменов, ученых, дизайнеров и блогеров пройдут по всей России.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанда республика халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый оешма инициативаларына ярдәм күрсәтү буенча грантларга дәгъва кылучылар арасында конкурс башланды. Бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Грантларга билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан территориясендә конкурс игълан ителгән көнгә кадәр бер елдан да кимрәк эшләмәүче иҗтимагый оешмалар дәгъва кыла ала. «2020 елда биш грантның һәркайсы 200 мең сум тәшкил итә»... Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Shiseido компаниясенең (Япония) лимиты билгеләнгән косметика линиясе җәйге кампаниясенең йөзе булды. Компания тарафыннан Кытай базары өчен әзерләнгән роликта Заһитова аяк протезларының төсенә бәйле рәвештә «Алтын аяклы кыз» дигән кушамат тагылган Америка моделе Лорен Вассер белән бергә төшкән. 2012 елда Вассерның гангрена башлану аркасында башта – сул, 2018 елда уң аягын кискәннәр. Клипта шулай ук 1966... Читать дальше...
Элек Казанга даими рейслар башкарган чит ил һава ширкәтләре коронавирус пандемиясеннән соң бу юнәлештән баш тартырга мөмкин.
Роспотребнадзор Русия Конституциясенә үзгәрешләр турында тавыш бирүне коронавирус пандемиясе шартларында уздыру турында инструкция чыгарган.
Новая редакция основного закона государства позволяет закрепить приоритет защиты семей с детьми.
28 мая в Минсельхозпроде РТ прошло совещание с муниципальными районами по заготовке кормов под председательством заместителя Премьер-министра РТ – министра сельского хозяйства и продовольствия Татарстана Марата Зяббарова, сообщается на официальном сайте ведомства.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә кертергә тәкъдим ителгән төзәтмәләр бала һәм балалы гаиләләрнең хокукларын яклау күзлегеннән әһәмияткә ия. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина шулай дип белдерде. «Мөһим өлешләрнең берсе – балалар Россия алып барган дәүләт сәясәтенең өстенлекләреннән берсе булып тора дигән нигезләмәне конституцион норма сыйфатында билгеләү», - диде ул. Соңгы елларда илдә балаларга бәйле мәсьәләләрнең әһәмияте артты. Читать дальше...
Берегите себя! Уважаемые нурлатцы!
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Кремль дамбасында ике җиңел машина бәрелешкән, ике кеше җәрәхәт алган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр. Бүген иртәнге алтыда «Кырлай» паркы янындагы Кремль дамбасына керү юлында «Лада» һәм «Фольксваген» бәрелеште. «Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше зыян күрде. 24 яшьлек «Лада» шоферының кулы җәрәхәтләгән, ә 24 яшьлек чит ил машина йөртүчесе баш мие селкенгән», - дип ачыкладылар ЮХИДИдә. Урында юл-патруль хезмәте инспекторлары эшли. Читать дальше...
(Әлмәт, 29 май, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары», Гөлназ Гыйззәтуллина). Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Яңарыш берьюлы берничә кварталда җәелдерелгән. Үзгә режим нәтиҗәсендә аңа төгәл бер айга соңарып алындылар. Шулай да төзүчеләр быелгы сезонда барлыгы 56 ишегалдын төзекләндерергә исәпли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Фәхретдин урамындагы 37а йорты территориясе шушы көннәрдә үзгәреш кичерде. Моңа кадәр халык биредә юлның начар булуыннан, чокырлардан зарланды.Моннан тыш... Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү һәм Covid-19 таралышын булдырмау өчен быел БДИ уздыру процедурасында кайбер үзенчәлекләрне алдан карау планлаштырыла. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә. Агымдагы елда бердәм дәүләт имтиханы рус теле, профильле математика, әдәбият, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, немец, француз, испан һәм кытай) һәм информатика буенча үткәреләчәк. «Имтиханда... Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Җәббаров республика районнары башлыкларыннан азык әзерләүгә мөмкин кадәр җаваплы карауларын сорады. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры муниципалитетлар белән узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Җәббаров терлек азыгы җыю техникасын, силос траншеяларын әзерләүгә, терлек азыгының туклыклы булуын билгеләүгә һәм терлекләргә булган ихтыяҗны бәяләүгә җитди карарга чакырды. Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Бүген Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатында Яшел Үзән, Чистай һәм Буа ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләре өчен махсус оештырылган сөт продукциясе белән бүләк пакетларын җибәрү башланды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатыннан продукция җыелмалары барлыгы 263 медицина хезмәткәренә биреләчәк: Яшел Үзәндә — 107, Чистайда — 113 һәм Буада — 43. Бу шәһәрләр очраклы гына сайланмаган... Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан кешесе үз фатирында, яна башлаган суыткычны сүндерергә омтылып, пешкән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Кичә кичке тугызда 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына Фучик урамы буенча 62 йортның тугызынчы катында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләргә янгынны тулысынча бетерү өчен 10 минутка якын вакыт кирәк булды. Һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше тән җәрәхәте алган. Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы Түбән Кама сәнәгать үзәгенең «ТАССРга 100 ел» логотибын куллану хокукына сертификат һәм республика юбилее уңаеннан истәлекле медаль алган өч предприятиесенең берсе булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Логотипны куллану хокукы Татарстанның социаль-икътисадый үсеше өчен аеруча әһәмияткә ия булган предприятиеләргә бирелә. Юбилей эмблемасы «ТАНЕКО» продукциясендә — антисептик эретмә, майлау материаллары... Читать дальше...
(Актаныш, 29 май, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Филиза Сәлахова). Актанышның Җиңү паркында тагын бер истәлекле монумент барлыкка килде. Барлык буын чик сакчыларына дигән обелиск үзенең лаеклы урынын тапты. Аны районда яшәүче чик буе сакчылары үз хисапларына ясатып урнаштырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 28 майда яшел фуражкалы хәрбиләр, ветераннар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу — чын ир-егетләр һөнәре. Россиянең чик буенда хезмәт иткәннәр бу көнне яшел погонлы формаларын... Читать дальше...
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре санкцияләнмәгән 2 чүплекне бетергән. Алар көче белән барлыгы 4 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Чүплек Тәтеш урманчылыгының Тархан участогында 19нчы кварталның 6 нчы бүлемтегендә һәм 8нче кварталның 6нчы бүлемтегендә урман фонды территориясендә булган. «Кызганыч, без урманда рөхсәтсез калдык ташлау фактларын еш теркибез. Читать дальше...
(Апас, 29 май, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас районында коронавирус белән бәйле 61 очрак теркәлгән. 6 кеше терелгән. 35 кеше хастаханәдә дәвалана. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Авыручылар белән турыдан-туры элемтәдә булган кешеләр хәзер изоляцияләнгән һәм карантинда утыра. Шулай ук читтән кайткан 200дән артык кеше үзизоляциядә яши. Суд тарафыннан үзизоляция таләпләрен һәм саклану чараларын үтәмәү буенча 224 эш каралып, бары тик 22 кешегә генә кисәтү ясалган, калганнарга 1-2 мең сум... Читать дальше...
(Сарман, 29 май, «Татар-информ», « Сарман»). Сарманның Каташ Каран авылында тиздән яңа фельдшер-акушерлык пунктлы булачак. Бу эшкә республика казнасыннан 3 миллион 596 мең сум акча каралган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Биредә объект төзелеше тулы куәтенә бара. Модульле корылма җыелып, тәрәзәләр куелган, бүлмәләр бүленгән. Шулай ук электр челтәре уздырылган, бүгенге көндә түшәмен ясыйлар. Параллель рәвештә җирлек башкарма комитет көче белән ФАП урнашкан территорияне төзекләндерү эшләре дә бара.
Җанисәп алдыннан Татарстан һәм Башкортстан араларын, гомумән татар-башкорт мөнәсәбәтләрен агулар өчен башкорт теленең көнбатыш диалекты дигән нәрсә уйлап табылды, бу хәзер ике арадагы киеренкелекне көчәйтә бара. Азатлык шул хакта Уфадан Фәнзил Әхмәтшин һәм Казаннан Руслан Айсин белән әңгәмә корды.