(Аксубай, 31 май, «Татар-информ», « Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Аксубай районында яшәүче төрле елларда ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән элеккеге солдатлар үз гаскәрләренең мемориалы янына җыелды. Алар стратегик билгеләнештәге Кораллы көчләр символы — ракета урнаштырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Виталий Маркин тимер ракетаны үз куллары белән ясаган. Материалларны Евгений Федоров тәкъдим иткән. Ракетаны алдан ук Павел Крюков, Александр Петров, Шамил Гыйниятуллин әзерләгән нигезгә урнаштырдылар. Читать дальше...
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Югары Ослан районының Татар Борнашы мәктәбе музее уникаль экспонатлар белән тулыланды. Бу хакта «Волжская новь» яза. Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Заикинның кызлары мәктәп музее фондына әтисенең шәхси әйберләрен тапшырган. Алар арасында медальләр, хәрби билет, сугыш урыннары сурәтләнгән фронт блокноты бар. «Музейга бүләк ителгән тарихи кыйммәткә ия әйберләр безнең мәктәпнең Иван Алексеевичка багышланган яңартылган экспозициясендә лаеклы урын алачак»... Читать дальше...
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Буа Үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатыннан бүләк җыелмалары алды. Бу хакта Буа районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Буа Үзәк район хастаханәсенең коронавируслы пациентлар белән эшләүче ашыгыч ярдәм һәм рентген компьютер томографиясе хезмәткәрләренә 43 пакет тапшырдылар. «Яшел Үзән сөт комбинаты» АҖеннән сөт продукциясе белән бүләк пакетлары Яшел Үзән, Чистай һәм Буа ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләре өчен махсус тутырылган. Читать дальше...
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Россиялеләргә пляжда ял иткәндә битлек кияргә кирәкми, әмма социаль дистанцияне саклау мәҗбүри. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында шул хакта хәбәр итте. Аның анонсы Instagram социаль челтәрендә дөнья күргән. «Без пляжда битлек кияргә тәкъдим итмибез», - дип искәртте Попова. Ул билгеләп үткәнчә, ял итүчеләр арасында дистанция сакланырга тиеш. Биредә гаилә мөнәсәбәтләре белән үзара бәйләнгән кешеләр генә искәрмә булып тора. «Татар-информ»... Читать дальше...
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Волонтерлар, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмада эшләүчеләр, социаль хезмәткәрләр һәм пандемия вакытында төрле сәбәпләр аркасында ярдәмчесез калган кешеләр турында кайгыртуны үз өстенә алган гади гражданнарга дәүләт акча түләячәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин РФ Хөкүмәте карарын имзалады. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә. Апрельдән июньгә кадәрге чорда айлык түләүләр инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, ятимнәр һәм ата-ана... Читать дальше...
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 июньдә, Татарстанда төнлә һәм көндез яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Моннан тыш, иртән һәм көндез көчле яңгыр явачак. Республика территориясендә урыны белән боз явуы да көтелә.
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанлылар, Җиңү проспектында яңгырдан соң су басуны видео һәм фотога төшереп, интернетка куя. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган кадрлардан күренгәнчә, Казанда «Җиңү проспекты» метро станциясе янында юлның бер өлеше яңгыр суы астында калган. Шаһитлар әлеге урында зур гына «бөке» хасил булуы хакында әйтә.
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендәге «Чувашия Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы XII Төбәкара онлайн мөнәҗәтләр фестивале үткәрде. Аять, мөнәҗәт, бәет һәм нәшидләр яздырылган видеороликларны жюри бәяләгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. «АRT-MEDHIA» дип исемләнгән чарада 12 ел эчендә 3 меңгә якын кеше катнашкан. Быел ул Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында узды. Анда Төмән, Казан, Чабаксар шәһәрләреннән... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 21 час. 31 мая до 21 час. 1 июня 2020 г.
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Прокуратура Казанда балалар пычаклар белән үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаган хәлне тикшерәчәк. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Видеодан күренгәнчә, берничә малай Казанның Киров районы Поселковый урамында таяклар һәм пычаклар белән селтәнә. Балаларның бер-берсенә әдәпсезләр сүзләр әйткәне ишетелә. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков әлеге хәлне тикшерергә кушты. Күзәтү ведомствосы алдында яшүсмерләр арасындагы җинаятьләр... Читать дальше...
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Индонезиянең кайбер районнарында мөселманнар янә ачылган мәчетләрдә җомга намазында катнашты. Бу хакта «Интерфакс» Associated Press агентлыгына сылтама белән хәбәр итә. Мөселман илендә иман йортлары кайбер чикләүләр белән җомга көнне эшли башлады. Бирегә балаларны кертмиләр, дин тотучылар ким дигәндә бер метрлык дистанция сакларга һәм битлек кияргә тиеш. Мәчеткә керү урыннарында хәрбиләр һәм полицейскийлар эшли, алар эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен тәэмин итә. Читать дальше...
АКШның Миннесота штатындагы Миннеаполис шәһәрендә бишенче көн рәттән чуалышлар, полиция белән каршылыклар бара. Кайбер шәһәрләдә комендант сәгате кертелгән.
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Урал төбәгендәге танылган җырчы Ильдам Шәрипов вафат булган. Бу турыда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итте. Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклаша. «Ильдам безнең дустыбыз, ничәмә еллар буе Свердловск өлкәсенең авыл-шәһәрләрен бергә гизеп, милләттәшләребезгә йөрәк түрләреннән чыккан туган моңнарыбызны өләшүче, „Яшьлек“ ансамблен җитәкләп яшь буынны вокал серләренә өйрәтүче иптәшебез иде. Читать дальше...
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Казанда агач башында төне буе утырган егет аска төшә башлаган һәм җиргә егылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Коткаручылар, янын сүндерүчеләр һәм табиблар төне буе һәм иртән егетне җиргә төшәргә үгетләгән. Унике сәгать узгач ул акрын гына агачтан төшә башлаган, коткаручы аңа ярдәм күрсәтү өчен өскә күтәрелгән. Бер мизгелдә егет агачтан ычкынып киткән һәм берничә метр биеклектән җиргә егылып төшкән. Читать дальше...
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). 2020-2021 елгы уку елында Чиләбе өлкәсендә яшәүче балаларның татар теле һәм мәдәнияте буенча тел белеме һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Әлеге эш өлкә мәктәпләрендә башлангыч һәм V–IX сыйныфларда белем алучы укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру аша башкарылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа уку елы башына укучылар һәм әти-әниләр тарафыннан сайлап алу өчен Чиләбе өлкәсе Мәгариф министрлыгы раслаган дәрестән... Читать дальше...
(Казан, 31 май, «Татар-информ», « Шәһри Казан», Йосыф Дәүләтшин). Безгә, мәчеткә, туганыннан, иреннән-хатыныннан, күршесеннән зыян-зәүрәт күргән кешеләр күп килә. Беренче мәлдә кеше моны хаксызга рәнҗетелү дип кабул итәргә дә мөмкин. Ләкин, ике якны ды тыңлый башласаң, гаепнең атта да, тәртәдә дә икәне ачыклана. Гомумән, Аллаһы Тәгалә тормыш дигәнен шулай төзегән, кешегә килгән һәр борчуның, афәтнең нигезендә ниндидер гыйбрәт, хикмәт… Шул хикмәтләрнең берсе турында Аллаһы Тәгалә «Шура» сүрәсенең 30 нчы аятендә... Читать дальше...
Мәчетләрдә саклык чараларын кулланып, җәмәгать намазлары укырга мөмкин булачак.
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Башкортстан Дәүләт җыелышы депутатлары чираттагы пленар утырышта республикада 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тынлык сәгате» кертүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Аерым алганда, бу вакытта күп фатирлы йортларда һәм тулай торакларда шау-шулы ремонт эшләре башкарган өчен штрафка тартачаклар. Закон проекты төбәктә яшәүчеләрнең тынычлыгын һәм тынлыкны саклауга юнәлдерелгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча... Читать дальше...
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Татарстанда «Безнең фермер» дигән уникаль кибет ачылды. Мәйданчык ваклап сәүдә итүгә исәпләнгән һәм В2В форматында эшләячәк. Кибеттә сатыла торган әйбергә сәүдә өстәмәләре юк, бәяне фермер үзе куя. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. «Безнең фермер»да бүген үк «Кәүсәр» АХҖКның продукциясе бар, болар: суытылган үрдәк ите, пешерү өчен җыелмалар, паштетлар, казылыклар, үрдәк пилмәннәре, бәлеш һәм башка ярымфабрикатлар. Читать дальше...
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Түбән Кама полицейскийлары рейдлар үткәрүне дәвам итә. Аның барышында битлек-перчатка режимын бозучыларны ачыклыйлар. Кичә тәртип сакчылары патрульлек итү барышында хокук бозу очракларына чик куеп кына калмаган, кешеләргә шәхси саклану чаралары да өләшкән, шулай ук аларга шәхси куркынычсызлык чараларын аңлаткан. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә. 12 майдан татарстанлылар ваклап сәүдә итү нокталарында, таксида һәм башка җәмәгать урыннарында шәхси саклану чаралары кияргә тиеш. Читать дальше...
Нынешний пляжный сезон в республике придет с опозданием. Виной тому все тот же коварный вирус. Хотя и водоемы еще не набрали комфортную для купания температуру.
Запатентованный в нашей стране препарат от нового коварного вируса не будет в свободном доступе, его применение пациентами с COVID-19 будет осуществляться исключительно в лечебных учреждениях строго под наблюдением медиков.
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 коронавирусын дәвалау өчен «Авифавир» дип аталган беренче Россия препаратын хуплады. Бу хакта дару препаратлары дәүләт реестры сайтында хәбәр ителә. «Авифавир» Россия туры инвестицияләр фондының уртак предприятиесе һәм «ХимРар» компанияләр төркеме тарафыннан ясалган. Даруның нигезен Япониядә гриппны дәвалауда кулланыла торган «Фавипиравир» препараты тәшкил итә. 10 көн дәвам иткән клиник тикшеренүләрнең беренче этабы... Читать дальше...
Для жителей страны из категории группы риска Кодексом об административных правонарушениях закреплен штраф до 7 тысяч рублей.