(Казан, 29 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Кремль дамбасында ике җиңел машина бәрелешкән, ике кеше җәрәхәт алган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.
Бүген иртәнге алтыда «Кырлай» паркы янындагы Кремль дамбасына керү юлында «Лада» һәм «Фольксваген» бәрелеште. «Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше зыян күрде. 24 яшьлек «Лада» шоферының кулы җәрәхәтләгән, ә 24 яшьлек чит ил машина йөртүчесе баш мие селкенгән», - дип ачыкладылар ЮХИДИдә.
Урында юл-патруль хезмәте инспекторлары эшли. Авария турында мәгълүмат ачыклана.