(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә кертергә тәкъдим ителгән төзәтмәләр бала һәм балалы гаиләләрнең хокукларын яклау күзлегеннән әһәмияткә ия. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина шулай дип белдерде. «Мөһим өлешләрнең берсе – балалар Россия алып барган дәүләт сәясәтенең өстенлекләреннән берсе булып тора дигән нигезләмәне конституцион норма сыйфатында билгеләү», - диде ул. Соңгы елларда илдә балаларга бәйле мәсьәләләрнең әһәмияте артты. Балаларны яклау һәм аларның хокуклары, гаилә кыйммәтләре һ.б. белән бәйле төрледән-төрле темалар еш күтәрелә, дип өстәде Удачина. «Иң мөһиме – әлеге мәсьәләләр бездә чыннан да хәл ителә. Һәм мондый өстенлекләрне Конституциядә беркетү мондый сәясәтнең логик дәвамы булып тора», - дип искәртте балалар омбудсмены.