(Казан, 29 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан кешесе үз фатирында, яна башлаган суыткычны сүндерергә омтылып, пешкән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кичә кичке тугызда 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына Фучик урамы буенча 62 йортның тугызынчы катында янгын чыгуы турында хәбәр килде.
Янгын сүндерүчеләргә янгынны тулысынча бетерү өчен 10 минутка якын вакыт кирәк булды. Һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше тән җәрәхәте алган. Аны ашыгыч ярдәм каретасында хастаханәгә китерделәр.
Янгынның мәйданы 2 кв. метр тәшкил итте. Янгынның сәбәпләре ачыклана.