(Сарман, 29 май, «Татар-информ», « Сарман»). Сарманның Каташ Каран авылында тиздән яңа фельдшер-акушерлык пунктлы булачак. Бу эшкә республика казнасыннан 3 миллион 596 мең сум акча каралган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Биредә объект төзелеше тулы куәтенә бара. Модульле корылма җыелып, тәрәзәләр куелган, бүлмәләр бүленгән. Шулай ук электр челтәре уздырылган, бүгенге көндә түшәмен ясыйлар. Параллель рәвештә җирлек башкарма комитет көче белән ФАП урнашкан территорияне төзекләндерү эшләре дә бара.